Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксу Агро»да махсус пунктта эремә әзерлиләр

Уңышның нинди булуы күпмедер дәрәҗәдә үсемлекләрне тәрбияләүгә дә бәйле.

Район хуҗалыкларында җәйге чор башыннан үсемлекләрне авырулардан, чүп үләннәреннән һәм корткычлардан саклау буенча агрочаралар үткәрелә. Бу процесс җитди якын килүне, үсемлекләргә сиптерү өчен барлык кирәкле компонентлар һәм су белән тәэмин итүне таләп итә. «Аксу Агро» ширкәтендә чәчүлекләргә кертү өчен сыек катнашма әзерләү өчен махсус база төзелгән.

Эш эремәләрен әзерләү пункты заманча техник җиһазланышка ия, энергия ресурслары, су системасы белән тәэмин ителгән. Куркынычсызлык өчен ул биек койма белән әйләндереп алынган, шул рәвешле объектка чит кешеләр керә алмый. Хуҗалыкның су ташу машиналары, биредә кирәкле эремәне бакларга тутырып алып, аларны сиптерү агрегатлары эшләгән урынга китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев