Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксу Агро»да күпьеллык үләннәр икенче чабымда да яхшы уңыш бирәчәк

«Аксу Агро» ҖЧҖендә күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләделәр.

Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйлметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Фәндәс Гафиятуллин алдан сенажга чабып алынган күпьеллык үләннәр участогын карадылар. Үсемлекләр сәламәт, авыруларга бирешмәде, участокта корткычлар юк, дип белдерделәр алар. Барысына да үсемлекләрне тәрбияләү бәрабәренә ирешелде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, люцерна актив үсешкә киткән, чабымнан соң 20 сантиметрга күтәрелгән, тармаклану башланган. Димәк, икенче чабым да яхшы уңыш бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев