«Аксу Агро»да чәчү эшләре 26 процентка башкарылган
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү темпын арттыра.
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 апрельгә район буенча 3874 гектарда чәчү эшләре башкарылган, бу план күрсәткеченең 9 проценты.
Кайбер хуҗалыкларда басуларда чәчү эшлре аерым ашыгыч режимда бара. «Актай» АПКда чәчү эшләре күләме – 55 процентка, «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФда 26 процентка үтәлгән.
Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамлану стадиясендә. Район буенча бу күрсәткечләр 63 һәм 89 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев