Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Аксу Агро"да бозаулар да көр, сөт тә күбрәк җитештерелә

Сөт терлекчелеген уңышлы үстерү нигезе – сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру.

Ясалма орлыкландыруда сөт юнәлешендәге токымнарны яхшыртучы нәселле үгезләр биоматериалы кулланыла. Шулай ук бу ысулны куллану, сыерларны табигый аталандыру вакытында тапшырыла торган йогышлы авырулар белән зарарлануны булдырмый. "Аксу Агро" ширкәтендә сөт терлекләрен үрчетүгә аерым игътибар бирелә.

– Сөт комплексында үгезләрдән тулысынча баш тарттылар – соңгы 6 елда сыерларны ясалма орлыкландыру эше җайга салынды, – ди селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Биредә алдынгы технологияләр уңышлы кертелә һәм кулланыла. Көтүлекләр белән идарә итү программасы эшли башлады, ул терлек үрчетү мәсьәләләрен һәм ветеринария чараларын көн саен планлаштырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук терлекләрнең продуктлылыгына һәм физиологик торышына карап, рационны баланслау өчен ашату программасы эшли. Комплекста 30 көнлек срок эчендә буазлыкны билгеләргә һәм сыерларның гинекологик авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирә торган УЗИ-сканер кулланалар.

Малларны үрчетү мәсьәләләре зоотехник-селекционер Марат Зәйнуллинның ныклы контролендә. Ул комплекс ачылганнан бирле биредә эшли, югары класслы белгеч булып тора. Ясалма орлыкландыру операторлары Наталия Евдокимова, Любовь Сафронова һәм Фәрит Сәйфуллин эшне уңышлы алып баралар.

«Аксу Агро» ҖЧҖнең сөт комплексында 1600 баш савым сыеры, 200 гә якын тана бар. Сөт комплексы терлекчеләренең фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсе: көнлек тулаем савым 30 тоннага якын тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсеннән шактый югары, ел башыннан 825 бозау алынган.

Фото УСХиП архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев