Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксу Агро» ширкәтендә 11 мең тоннадан артык силос салынган

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә силос салу тулы куәтенә бара.

Силос өчен кукуруз районда 3 мең гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 28 сентябрьгә бу соң өлгерә торган культура 1000 гектардан артык мәйданнан урылган, базларга 21 мең тоннадан артык силос салынган, план буенча 59622 тонна. Район хуҗалыкларында көн саен әлеге кыйммәтле азык 2000 тоннадан күбрәк әзерләнә.

«Аксу Агро» ҖЧҖдә силос запасы туплау югары темпта бара. Бу хуҗалыкта кукуруз өчен 877 гектар җир бирелгән, шуның 500 гектары җыеп алынган. 11 мең тоннадан артык силос салынган – планга карата 65 процент.

Яңа Ибрай авылы янындагы өлгергән кукуруз басуында эш гөрли. Тәҗрибәле механизаторлар Минвәгыйз Ризванов һәм Константин Мельников идарә иткән чапкычлар туктаусыз эшли. Бу җитештерү объектында эш көйле бара, транспортчылар да комбайннардан калыйшмый. Вакланган кукуруз тракторлар һәм автомобильләр арбаларына тула. Яшел массаны яхшы консервацияләү өчен, комбайннарда җиһазланган сыешлыклар аша биоөстәмәләр кушыла. Яшел массаны кырдан салу урынына – сөтчелек комплексы территориясенә Рәис Мифтәхов, Юрий Ваструков, Александр Прохоров, Илнар Җамалетдинов, Гомәр Гарифуллин, Шәүкәт Нуртдинов, Олег Соломонов, Марат Яһудин, Илнар Кәримов, Алексей Плотников, Николай Убейкин ташый. Кабул итү урынында зур силос тавы барлыкка килгән. Механизаторлар Хәлил Хәйруллин һәм Василий Журавлев куәтле тракторлар белән яшел массаны тыгызлау белән мәшгуль.

– Азык җыю комплексы тулы көченә эшли, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илсур Сәхапов. – Кукурузның массасы әйбәт, көн саен 300 тонна яшел масса китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X