Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Аксу Агро” хезмәтчәннәре силос сала

    ”Аксу Агро” ширкәтендә силос өчен игелгән кукуруз 877 гектар мәйдан били.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә әлеге культура 459 гектарда чабылган, бу планга карата 52 процент тәшкил итә. 10 мең тоннадан артык силос базларга салынган инде (план буенча 17777 тонна).

    Уңайлы һава торышыннан файдаланып, игенчеләр югары темпта эшлиләр. Мондый шартларда алар силос әзерләүне уңай агротехник срокларда төгәлләргә планлаштыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: