Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Аксу Агро» да һөнәри осталар эшли

    «Аксу Агро» ҖЧҖ хезмәтчәннәренең җитештерү эшендә үз традицияләре бар.

    Алар районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә чыгалар һәм беренчеләрдән булып аны тәмамлыйлар. Терлек азыгы әзерләү һәм үстерелгән уңышны җыю да шундый  ук темпта бара. Барлык агрочаралар да максималь нәтиҗә белән башкарылалар. Биредә үз эшенең чын профессионаллары эшли. Бу хакта авыл хуҗалыгы предприятиесе генераль директоры Равил Мусин белән сөйләшәбез. Бу вазыйфада ул  өч ай чамасы гына эшли, әмма биредәге кеше буларак, коллективны яхшы белә һәм һәр хезмәткәрне бәяли ала. 

    ИГЕНЧЕЛЕКТӘ ЭШЛӘР УҢЫШЛЫ БАРА 

    - Язгы чәчү эшләрен кыска агротехник срокларда уңышлы башкарып чыктык, – диде җитәкче. - Игенчеләр яхшы эшләделәр. Техника да сынатмады - техниканы әзерләү буенча быел да район буенча без беренче урында булдык. «Аксу Агро» агрофирмасында 17 мең гектарга якын чәчүлек мәйданнары бар. Механизаторлар беренче чираттагы бурычны лаеклы үтәделәр. Максималь йөкләнеш белән ике сменада эшләдек. Чәчүлекләрне корткычлардан һәм авырулардан эшкәртү, тукландыру, чиста пар җирләрен эшкәртү хәзерге вакытта да дәвам итә. Һава торышы уңай торды, шуңа күрә яхшы уңыш көтәбез.  

    Язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрүдә хуҗалык белгечләренең, бүлек җитәкчеләренең керткән өлеше бәхәссез. Алар кыр эшләрендә катнашучыларның хезмәтен көндезге һәм төнге вакытта оста оештырган, тулы хезмәт өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итеп, ватылу очрагында техникадагы кимчелекләрне тиз арада бетерергә ярдәм иткән.

    Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүгә керештеләр инде. Иске һәм Яңа Ибрай авыллары арасындагы люцерна участогы, баш агроном Илфат Яруллин раславынча, печән чабу өчен өлгергән. Аның биеклеге 60 процент, авырлыгы тыгыз. Киләсе чорда төп техник арсенал азык әзерләүдә катнашачак. Сенаж әзерләү ике сменада алып барылачак.

    Тәүлегенә 400 - 500 тонна  сенаж салу планлаштырыла. Азык җыючыларны кайнар аш белән тәэмин итәчәкләр. Азык әзерләү звеносы әгъзалары күптән түгел чәчү эшләрен төгәлләгән механизаторлар. 

    Печән чабу комбайнында  Рифкать Сөләйманов хезмәт куя. Рифкать  Сөләйманов  - механизатор эшендә чын белгеч. Ул теләсә нинди эшне яхшы итеп башкара. Югары җитештерүчәнлек күрсәткечләре өчен ул республика авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатына лаек булды. Ул үзенең бүләген район Сабан туенда алачак. Шулай ук бүләкләүгә Андрей Кузнецов, Рифат Сәрвәров, Юрий Молоткин, Гомәр Гарифуллин, Әүхәт Вафин, Аркадий Сорошкин да тәкъдим ителде 

    ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘГЕ ЭШЛӘР 

     - Җитештерүнең һәр  участогындагы киеренке хезмәт яхшы нәтиҗәләргә китерә - дип белдерде авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе. - Без кырлар мул уңыш бирсен, терлекләргә азык җитәрлек булсын өчен күп көч куябыз. Болар барысы да, ахыр чиктә, хезмәткәрләребезнең лаеклы тормышын билгели.  

    «Аксу Агро» сөт комплексында көн саен 29 тонна сөт савыла. Шуның  27 тоннасы югары сорт белән сатыла (литры 25 сумнан). Уртача тәүлеклек савым район буенча югары, комплекста 28-29 литр сөт бирә торган таналар төркеме булдырылган. Аларны карау да, ашату да тиешле көйләнгән, сөтлебикәләр җитәрлек күләмдә аксымлы өстәлмәләр, премикслар ала.  

    Комплекста 110 кеше эшли. Эш тәүлек буена дәвам итә. Коллективның төп нигезен терлекчелектә зур практик тәҗрибәләре булган кешеләр тәшкил итә. 

    Шуларның берсе - бозау караучы Людмила Прокопьева Ул бер айга кадәрле бозауларны тәрбияли. Биредә комплексны ачкан көннән бирле хезмәт куя, бер ел сыер савучы булып эшли, аннан соң бозау караучы булып эшен дәвам итә. Люда апалары тәрбияләгән нәни бозаулар үзләрен иркен хис итәләр, ныклар.

    Сөт комплексы буенча көндәлек артым 900-950 грамм тәшкил итә. Яшь терлекләрнең максималь күрсәткечтә сакланышы - 96 процент. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: