Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксакал гаилә кыйммәтләренә нигезләнеп яши

Хезмәт ветераны Галимҗан Хәмәдиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Пионер поселогында мөхтәрәм ветеран аңа нигез салынганнан бирле яши – бирегә Карасу авылыннан әти-әнисе белән бала чагында ук күчеп килгән. Монда үскән, яшьлек еллары биредә узган, колхозда эшләгән. Бөтен гомере, тормышындагы барлык әһәмиятле вакыйгалар шушы төбәктә узган.

1957 елда ул үзенең якын дустының сеңелесенә өйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы алты бала дөньяга килә. Хәмәдиевлар бер-берсенә терәк һәм кирәк булып ярты гасыр тату гомер итәләр. Моннан унбер ел элек хатыны Әлфия Мифтах кызы бакыйлыкка күчкән. Гаилә хуҗасы бүген кече улы һәм килене тәрбиясендә яши.

Галимҗан Ризван улы – озын гомерлеләр нәселеннән. Бу гаилә вәкилләре элек-электән ныклы сәламәтлек белән аерылып торган. Әтисе – 95, әнисе 90 яшькә кадәр яшәп дөнья куйганнар. Хәмәдиевлар нәселенең бүгенге аксакалы да 90 яшендә үз-үзен йөртә, сәламәтлегеннән зарланмый, барлык хуҗалык эшләрендә катнашырга тырыша. Бу хакта ветеранның кызлары сөйләде.

– Әни дуңгыз караучы, әти тракторчы булып эшләделәр, – дип истәлекләре белән уртаклаштылар алар. – Әти без бала чакта тракторчы һөнәрен үзләштерде. Без аның бу һөнәрне алуын бик теләдек, аңа укуда ярдәм итәргә тырыштык, аның өчен конспектларны күчереп яза идек.

Тантана сәбәпчесенең уллары һәм кызлары төрле шәһәрләрдә яшиләр. Аның 10 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар, алар матур табигать кочагында урнашкан кече ватаннарында булырга һәм бабалары белән аралашырга бик яраталар.

Галимҗан Хәмәдиевны юбилее белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде. Ул ветеранга авыр елларда башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, котлау юлламасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бабакайны Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина чын күңелдән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев