Аксубаево
  • Рус Тат
  • Акчаны кайтарып биргәннәр

    Аксубай кешесе “Саратов авиалинияләре“ннән түләнгән авиабилет суммасын авырлык белән кире кайтарып алган.

    Район үзәгендә яшәүче хатын-кыз гамәлгә ашмаган рейс өчен авиакомпаниядән акчаны кире кайтаруларын ике ай көтә. Кулланучылар хокукларын яклау функцияләрен башкарган Дәүләт алкоголь инспекциясе  Түбән Кама территориаль бүлегенең  Аксубай бүлекчәсе бу эшкә алынмаса, көтүдән бернинди мәгънә булмас иде.

    – Февральдә мин  интернет аша “Казан-Симферополь“ маршруты буенча авиабилет сатып алдым, –  дип сөйли Надежда  Горячева. –  Рейс 2018 елның 1 июненә билгеләнгән иде. Аны  “Саратов авиалинияләре“ АҖ гамәлгә ашырырга тиеш иде. Май азагында мин интернеттан авиакомпаниянең очышны гамәлгә ашыру сертификатыннан мәхрүм булуы хакында белдем.

    2018 елның 11 февралендә Мәскәү янында  Мәскәүнең “Домодедово“ аэропортыннан Орскка рейс ясаучы “Саратов авиалинияләре“нә караган Ан-148 самолеты һәлакәткә очрый. Самолетта 71 кеше була, барысы да һәлак булалар.

    Росавиация 2018 елның 31 маенда, “авиакомпаниянең имин очыш таләпләренә җавап бирмәве һәм пассажирлар өчен куркынычсыз булган очышларны үтәргә сәләтсез булуы“ сәбәпле, “Саратов авиалинияләре“нең кулланылыш сертификатын юкка чыгара.

    – Шунда ук кызым белән акчаны кире кайтаруга гариза төзедем һәм аны почта аша юлладым. Безгә акчаны 30 көннән соң да, 60 көн үткәч тә кире кайтармадылар. Һәм менә интернет челтәрендә кешеләрнең түләнгән акчаларны кире кайтарып алырга тырышуларының файдасыз булуы хакындагы сылтамалары пәйда булды. Әлбәттә инде, акча өчен бик борчылдым.

    Кем өчендер 14 мең сум акча да түгелдер, әмма мин  пенсионер өчен – зур сумма. Без Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә булдык.

    – Горячевлар безнең офиска 1 августта килделәр, – дип сөйли Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай бүлеге җитәкче-белгече Лилия Гәрәева. – Шул көнне үк без дәгъваны рәсмиләштердек.

    Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге безнең зонада зыян күргән тагын берничә кешедән гаризалар җыйды һәм аларны авиакомпаниягә юллады.

    – “Саратов авиалинияләре“ акчаны 7 августка кире кайтарды, – ди Надежда Николаевна. – Һөнәри осталыклары, без – кулланучыларның хокукларын яклаганнары өчен белгечләргә бик зур рәхмәт белдерәм. Ә бит Россиянең башка  шәһәрләреннән зыян күрүчеләр авиакомпаниядән акчаларын һаман да ала алмыйлар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: