Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ак халатлы шәфкать ияләре

Бүген Аксубай медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Медицина хезмәткәре көне – ул теге яки бу хастаханәнең эш өлкәсенең ни дәрәҗәдә абруйлы һәм катлаулы булуына карамастан, барлык сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Аларның барысын да бер сыйфат – кешеләргә ярдәм итү омтылышы берләштерә. Аксубай үзәк район хастаханәсе 23661 кешегә медицина хезмәте күрсәтә, шуның 19922се – өлкәннәр, 4639сы – балалар. Район халкының сәламәтлеге сагында 211 медицина хезмәткәре тора, шуның 32се – табиблар, 179сы урта медицина персоналы.

2020 елда пәйда булган яңа вирус дөньяның астын-өскә китерде. Медицина хезмәткәрләре авырлыклар алдында сыгылып төшмәделәр, мәкерле инфекциядән курыкмадылар, гәрчә күпләр үзләре авырулар арасында булсалар да.

Элементар саклану чаралары булмауга карамастан, алар батырларча хезмәт итүләрен дәвам иттеләр, һәр иртә өйләреннән, әйтергә кирәк, билгесезлеккә чыгып киттеләр, чөнки кешелек дөньясы яңа вирус белән беренче тапкыр очрашты.

– Без хезмәттәшләребез белән барысын да үзебез үзләштердек, анализладык, өйрәндек, фикерләштек, – дип уртаклаша район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов. – Табиблар, әйтергә кирәк, сугыштагы кебек, алгы сызыкта булдылар. Гадәти эш көннәре, авыруларны кабул итү белән беррәттән, алар чиратлап йогышлы авырулар боксында кизү тордылар. Әмма бу безнең эш.

Районның баш табибы Аксубай район үзәк хастаханәсенең һәр хезмәткәрен – табиб булсынмы, медицина шәфкать туташымы, фельдшермы яисә ашыгыч ярдәм хезмәте машина йөртүчесеме, санитармы, һәркайсын исем-фамилияләре белән билгеләп үтмәде, чөнки аларның барысы да рәхмәт һәм хөрмәт сүзләренә лаек. Без табибларның барысын да бер фотода сурәтләдек.

Редакция үз чиратында, Медицина хезмәткәрләре көнендә, үз социаль челтәрләребездә – @aksubaevonews инстаграмм, ВК һәм Одноклассники, «Сельская новь» Аксубай районы яңалыклары» төркемнәрендә «Ак халатлы фәрештәләр» челленджын эшләтеп җибәрә һәм һәр табиб турында сөйләячәк. Укучыларны кушылырга һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтергә чакыра. Әйдәгез, район үзәк хастаханәсе табибларына һәм барлык медицина хезмәткәрләренә уртак рәхмәтебезне әйтик. Медицина хезмәткәре көнендә хөрмәтләүгә лаек булган иң яхшы медицина хезмәткәрләренең исемнәрен атыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X