АИ-95 бензинының биржадагы бәясе рекордлы суммага җиткән
АИ-95 маркалы бензинның тоннасы 59 849 сум тора.
Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында АИ-95 маркалы бензинның бәясе 2020 елгы тарихи рекордны яңартты. АИ-92 маркалы бензинның бәясе өченче көн рәттән рекорд куя.
РИА Новости биржа мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бүген сату-алулар нәтиҗәсенә караганда, Россиянең Европа өлеше территориаль индексы буенча АИ-95 маркалы бензинның тоннасы 59 849 сум тәшкил иткән. Аның бәясе бер тәүлектә 0,59 процентка арткан.
Шулай итеп, бензинның бу маркасының бәясе буенча рекорд куелган. 2020 елның июлендә АИ-95 маркалы бензинның тоннасы өчен 59 784 сум түләргә кирәк булган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев