Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Агрополосалар – урман янгыннарыннан профилактика чарасы

Язгы-җәйге чорда иң мөһиме – урманда янгын чыгуга юл куймау.

15 апрельдән Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башлана.

Урманнарны янгыннардан саклау өчен Аксубай урманчылыгында профилактик чаралар комплексы күрелә. Урман янгыннарын булдырмау буенча иң мөһим чараларның берсе булып минераллаштырылган полосалар сөрү тора.

Урманнар кырлар, коры үләнле участоклар белән чиктәш урыннарда янгынга каршы минераллаштырылган полосалар сөрергә кирәк. Алар 1,4 метр киңлектә булырга тиеш.

Урман һәм кыр арасында мондый полосаларның булуы, янгын чыгу ихтималы булган очракта, ялкын телләренең урманга үрмәләвенә юл куймый. Агрополосалар ел саен һәр участок урманчылыгында үткәрелә. Урманчылар бу эшкә үтә җитди карыйлар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X