Аксубаево
  • Рус Тат
  • Агрочаралар комплексы игеннәр уңышын тәэмин итәчәк

    Бөртекле культураларның уңышы нинди булачагы бик күп факторларга бәйле. Шулай ук аларның ничек кышлавы дәрәҗәсенә дә.

    Бу хакта Россельхозүзәкнең Аксубай бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов белән сөйләшәбез.

    – Чәчүлекләрнең торышына ахыргы бәяне тотрыклы вегетация башланганнан соң 10-12 көннән соң үткәрергә кирәк булачак.

    Көзге бодай чәчүлекләренең торышы тере үсемлекләр саны буенча 1 квадрат метрга бәяләнә. Мәсәлән:

    • бик яхшы - кимендә 400;

    • яхшы - 300-400;

    • канәгатьләнерлек - 200-300;

    • начар - 200 дән ким;

    • бер квадрат метрда 130 һәм аннан да күбрәк үсемлек чәчелергә тиеш

    • 130 кимрәк үсемлек булганда - яңадан чәчелергә тиеш.

    – Алга таба көзге культуралар участокларын нинди операцияләр көтә?

    – Яхшы үсеш алсыннар өчен үсемлекләрне азотлы ашламалар белән тукландыру сорала.

    Яз көне көзге культураларны тукландыру өчен иң кулай вакыт булып, һаваның максималь температурасы +6°С, ә уртача тәүлеклек температура +1°С тәшкил иткән чор санала.

    Туфракның өлгереп җитү дәрәҗәсенә карап, корыган яфракларны җыеп алу һәм дым каплату өчен тырмаларга кирәк. Кышлаганнан соң начар үскән чәчүлекләрне тырмалау киңәш ителми. Монда кар суы белән бергә туфракта үсемлекләрне азотлы ашлама белән тукландыру зарур.

    Кимерүчеләргә каршы көрәш тә зур әһәмияткә ия. Шул максат белән агулы приманкалар яки башка родентицидлар кулланырга кирәк.

    Игеннәр яхшы уңыш бирсен өчен, туфрак һәм үсемлек диагностикасын исәпкә алып, чәчүлекләрне микроэлементлар белән тукландырырга кирәк. Куаклану фазасында – гербицидлар белән бергә үсеш регуляторлары өстәп, фунгицидлы эшкәртү. Әлеге агрочаралар комплексы, ахыр чиктә, үсемлекләрнең үсешенә йогынты ясаячак. Нәтиҗәдә, сизелерлек уңыш көтәргә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: