Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Агачны җил селкеткәндә, тамырлары аңа сынарга ирек бирми

26 яшьлек Алмаз Камиловны районда танылган шахматчыларның берсе буларак беләләр.

Бүген аңа 26 яшь. Ул итагатьле, укымышлы, үзенә тартып тора торган егет. Тугач ук аңа ДЦП диагнозы куялар. Улларын көчле рухлы итеп тәрбияләп үстерү өчен күпме рухи, матди һәм физик көч кирәк булуын бары тик Алмазның әти-әнисе – Гөлфия һәм Азат кына белә. Алмаз үзе, диагноз – ул бары тик медицина картасындагы язу гына дип саный, гәрчә өч яшькә кадәр аңа әнисе белән хастаханәдә яшәргә туры килсә дә. Барлык балалар кебек үк, ул футбол, волейбол уйный, кызыксынучан бала була – аның коллекциясендә «Мин дөньяны өйрәнәм» сериясеннән кырыкка якын энциклопедия бар.

Алмаз башта 3 нче Аксубай мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. Математика һәм тарих аның иң яраткан фәннәре була. БДИ буенча төрле фәннәрдән 80 -90 баллы нәтиҗәләр белән Идел буе федераль университетына «Юриспруденция» белгечлеге буенча укырга керә, аны тәмамлап магистратурада бер ел укый, тик вакытлыча кыенлыклар аркасында укуын кичектереп торырга карар кылган.

Бер ел элек Алмаз читтән торып яңадан әзерлек уза һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшләү мөмкинлегенә ия булган. Чөнки бала чагында әтисе аңа Виктор Хенкинның "Башлангычлар өчен шахмат” китабын бүләк итеп, аны шахмат белән таныштыра.

– Мин үземне шул ук волейбол яисә футболда физик яктан уңышларга ирешә алмавымны аңладым, ә шахмат уйнар өчен акыл гына кирәк, – ди Алмаз. – Геннадий Александрович Горбатовта күнекмәләр алганчыга кадәр, мин шахматны китап буенча мөстәкыйль өйрәндем дисәм дә була.

Алмаз исәбендә төрле шахмат турнирларында һәм район дәрәҗәсендәге ярышларда җиңүләр күп. Алмаз безнең турнирның да даими катнашучысы –"Сельская новь" район газетасы призына уздырылган ярышларда ул дүр ел рәттән (2016-2019 елларда) ир егетләр арасында призер булды, 2018 елда 2019 елның беренче алты аена бушлай подписка белән бүләкләнде. Һәм 2016, 2017, 2019 турнирларында өч тапкыр вице-чемпион булды.

2019 елда беренче тапкыр барлык категория инвалидлар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Республиканың иң яхшы шахматчылары унлыгына керде. Республика ярышларында катнашу аңа тәҗрибә туплау мөмкинлеге генә биреп калмады, алдагы күнекмәләргә этәргеч тә булды. Аның максаты – шахмат буенча республика призеры булу.

Агымдагы елның сентябрь аенда Казанда шахмат буенча рейтинглы ОПЕН-турнирда катнашу аның өчен тагын бер җиңү булды, ул анда 4 урынны алды.

Узган ел дәвамында Алмаз түгәрәккә йөрүче укучылар белән уңышлы гына шөгыльләнгән. Тик быел, пандемия аркасында, төркем тупларга булмаган.

– Беләсезме, үземне беркайчан да үзенчәлекле дип санамадым, минем аякларым, күзләрем, колакларым бар. Бала чагымда уңайсызлана идем, ә аннары, кешедә үз-үзенә ышаныч булганда, аны бернинди хәлләр дә, кешеләр дә сындыра алмаячагын аңладым. Чөнки агач җил искән саен сыгылып төшми, аны тамырлары тотып тора, дип уртаклашты ул. – Миңа Аллаһы Тәгаләгә һәм үземә ышаныч ярдәм итә.

Шахматтан тыш Алмаз фарсы шагыйре Омар Хайамның иҗаты белән дә кызыксына, ул аның шигырьләреннән юллар укыды:

Тормыш кемне күбрәк кыйный, ул тагын да зуррак уңышларга ирешәчәк.

Тозны күбрәк ашаган кеше, балны югарырак бәяли.

Күз яшьләрен күбрәк түккән, ул ихлас көлә дә белә.

Авырлыклардан кашыңны җыерма.

Рухы төшкән кеше вакытыннан алда һәлак була.

Алмаз – кызыклы һәм җанлы әңгәмәдәш, ул үз яшенә карата күпкә акыллы, зирәк. Тормышта үз-үзен таба алмаган, ышанычны югалткан кешеләргә ул үзе үрнәк була ала. Аның күңелендә йөрткән хыялы да бар – үзенең туган бистәсе Аксубайда "Каисса" шахмат клубы ачу (шахмат яклаучысы хөрмәтенә).

– Әгәр кеше, бигрәк тә ир-егет, кемдер аңа бурычлы һәм китереп бирергә тиеш дип елап көтеп утыра икән, гафу итегез, мин аны чүпрәккә тиңләр идем. Бары тик якын кешеңне югалткан очракта гына, якыннарың алдында гына күз яшьләренә ирек бирергә була, – дип саный Алмаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев