Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Агач – сәнгать материалы

Андрей Бикмуллин – бөтен районга танылган рәссам-агач остасы, аның кулында гадәти булмаган образлар туа.

Җәйге эссе көндә Андрейның остаханәсенә кунаклар җыйналды. Алар бирегә агачтан яңа сыннар ясар өчен килделәр. Алар арасында шулай ук районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин һәм Мәскәүдән килгән кунак – Илья Дегтярев та бар иде.

– Мин Кырымда тудым, әмма башкалага күчтем. Мәскәүдә үз идеяләреңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күбрәк. Мин проектлар язмыйм, нинди дә булса яңалык булдыру өчен миңа үзем эшләп тапкан акчам җитә. Әмма Андрей өчен акча беренче чиратта кирәк. Чөнки грант алгач, биредә чын остаханә җәелдерергә мөмкин, бирегә кешеләргә экскурсиягә килү яисә гаилә ялын үткәрү кызык булыр иде, – дип фикерләре белән уртаклашты Илья.

Агачтан кисеп төрле сыннар ясауга бернинди катнашы булмаганнар өчен остаханәдә күргәннәр гаҗәеп булып тоела. Беренче карашка, гади агачтан нәрсәләр ясап була соң? Гадәти агач борысны сәнгать әсәренә ничек әверелдерергә? Бу сорауларга Андрей һәм аның Әлмәт командасы бик җиңел җавап бирә.

Егет-кызлар аграр яшьләр берләшмәсе активистлары булып торалар. Алар Казандагы Халыкара яшьләр форумында танышканнар. Яңа белемнәр һәм осталык белән коралланып, алар грантка проект тәкъдим иткәннәр һәм отканнар. Хәзер Настя, Дима (Әлмәттән килгән дуслары) һәм Андрей Әлмәт районында «Сихерләнгән урман легендалары» проектын тормышка ашыру кысаларында туристик квест өчен агачтан сыннар һәм образлар кисеп ясыйлар.

Яшь осталар кулында каты агач пластилин кебек сыгылмалыга әйләнә сыман. Аңардан теләсә нәрсә ясап була кебек. Остаханә территориясендә агач төбендә бер карт утыра. Алар кулы белән күп кенә урман сыннары булдырылган инде. Хәзер тагын бер башка образ өстендә эшлиләр. Бу юлысы алар әлеге сыннарны гына кисеп ясамадылар, Кече Сөнчәле авыл клубы өчен чуаш Уяв бәйрәменә бүләк – агач сәгатьләр әзерләделәр.

Җирле мәдәният учагы җитәкчесе Вера Уканеева яшь осталарны Кече Сөнчәле авылына Уяв бәйрәменә чакырды. Этнография баганасы янында авыл халкы җыелды.

– Шундый искиткеч бүләк өчен бик зур рәхмәт. Сезнең белән танышуыбызга бик шатбыз! Андрей безгә үзе иҗат иткән бүләкләрне беренче тапкыр гына бирми, – диде Вера Уканеева.

Андрей Бикмуллинның да тормышка ашырырлык кызыклы идеяләр күп әле. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин билгеләп үткәнчә, безнең республикада яшьләргә актив ярдәм күрсәтелә.

–Җәйге чорда яшьләр форумнары эше активлашты, анда үз идеяләреңне тәкъдим итәргә мөмкин. Проектлар конкурсында үз эшләрен лаеклы тәкъдим итүчеләр ота һәм аларны гамәлгә ашыру кирәклеген раслый. Андрейның үз проектын тиешенчә тәкъдим итә алуына ышанам, һәм безнең районга башка районнардан, ә бәлки төбәкләрдә дә кешеләр тартылыр, – дип белдерде Радик Канәфин.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев