Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Африка чумасыннан сакланыгыз!

Ульяновск өлкәсенең Барыш районында Африка дуңгыз чумасы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте Ульян өлкәсеннән хайваннар, кош-корт, терлек азыгы, җиһазлар, төзелеш материаллары, инструментлар алып керүдән вакытлыча тыелып торырга тәкъдим итә.

Дуңгызларда африка чумасы бик кискен авыру булып тора, авыру йоктырган бөтен терлекнең: теләсә кайсы яшьтәге йорт хайваннарының да, кыргый хайваннарның да күпләп кырылуына китерә. Вирус тышкы мохиттә тотрыклы, ул хайван продуктларында алты айга кадәр саклана.

АЧС вирусы  авыру хайваннан сәламәтләренә, азык, карау предметлары, инвентарь аша бирелергә мөмкин.

Район территориясендә әлеге авыру булмасын өчен, бу киңәшләрне катгый рәвештә сакларга һәм ветеринария-санитария кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев