Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ачыклык тартмасы

    Районның Совет, башкарма комитеты һәм район хастаханәсе биналарында ришвәтчелеккә каршы көрәш максатында ачыклык тартмалары куелган.

    Районда күзәтелгән ришвәтчелек фактлары турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәр кеше шул турыда язып, тартмага сала яки анда күрсәтелгән телефонга шалтыратып әйтә ала.

    Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова ышандырганча, бу хәбәр аноним булса да факт буенча барыбер тикшерү үткәреләчәк.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: