Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ачык һавада уку залы

    Үзәк китапханә хезмәткәрләре аксубайлыларны нәрсә белән генә гаҗәпләндерми.

    Аларның территорияне төзекләндерүгә багышлап үткәрелә торган чараларда, төрле даталарга багышланган бәйрәмнәр үткәрүдә дә хыяллары һәм уй-фикерләренең иге-чиге юк.

    Аларны квестлар үткәрүче буларак үзәк паркта да күрергә мөмкин, тематик программалар белән алар мәктәп яны лагерьларына, социаль учреждениеләргә, балалар бакчаларына баралар.

    Библиобус район буенча укучыларны әдәбият яңалыклары белән җәлеп итеп тәгәрмәчләрен әйләндерә.

    Ә җәй көне алар ачык һавада уку залы оештыралар – китапханә каршындагы мәйданда менә икенче ел инде палатка, эскәмияләр куелган, ә өстәлдә көн саен журналлар, газеталар, китаплар яңартылып тора.

    Биредә барлык китап укучыларны исәпкә алып бармыйлар, алар санап бетергесез – сабыйлар белән күңел ачучы әниләр дә, оныклар белән әбиләр дә, укучылар да...

    Биредә уку билетын да сораучы юк, әмма бер генә укучы да игътибардан читтә калмый. Уку белән мавыгучылар биредә сәгатьләп утыра һәм еш кына үзләре белән китапны алып та китә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: