Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән

Яңа Кармәт авылында яшьләре туксаннан арткан ике кеше яши. Шуларның берсе – Миннебәнат Нуретдинова.

Ветеран шул көннәрдә юбилеен билгеләп үтте. Миннебәнат Вәлимхаммәт кызына кунакка рәсми вәкилләр килде. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аксубай районындагы  иҗтимаги ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова йорт хуҗабикәсен бәйрәме белән ихластан котлап, район җитәкчесе исеменнән котлау хаты, гөлләмә, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды.

– Сезнең яшьлегегез илебез өчен авыр булган елларга туры килгән, – диде ул. – Әмма сез намуслы хезмәт куйдыгыз. Сезнең буын кешеләренең патриотлык күрсәтүләре хакына халык хуҗалыгы үсеш алды, без бүген имин тормышта яшибез.

Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та ветеранны чын күңеленнән тәбрик итте.

Миннебәнат Вәлимхаммәт кызы ачлык, ялангачлыкны үз иңендә татый. Илленче еллар азагында Нурлат районыннан Яңа Кармәт авылына күчә – Минәхмәт Хамәтгали улына тормышка чыга. Ире белән бергә колхозда эшли, сыер савучы булып эшли, кырда да, ындыр табагында да фидакарь хезмәт куя.

Нуретдиновлар дүрт малай һәм бер кызга гомер бүләк итәләр. Пенсионер әби күптән түгел тол калган. Зур гаиләдә җиде онык үсеп килә, хәтта бер оныкчыгы да дөньяга килгән әбинең.

– Әлбәттә, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда халыкка бик авырга туры килде, – дип искә ала ветеран. – Шулай да ачлык елларында да шатлыклы мизгелләр булды. Без кырда басу утый идек, безгә төшке аш алып килделәр. Туйганчы ашадык – бу безнең өчен әйтеп бетергесез сөенеч булды. Ул вакытлар сагынып сөйләргә генә калды шул инде. Бүген  тормыш башка. Ялкауланмасаң – барысын да эшләргә була, мохтажлык кичермисең.

Ветеран әби авылда улы гаиләсендә оныклары белән бергә гомер кичерә. Аллаһы Тәгалә аңа озын һәм сәламәт гомер биргән. Беркайчан да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәне булмаган. Медицина картасы да юк аның. Туксан яшендә дә зиһене дә, кәефе дә әйбәт. Ул туган һәр көнгә сөенеп, тормыштан тәм табып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев