Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Александр Гуляев истәлегенә экофестиваль

Аксубайда “Уяну“ IV экология фестивале үтте. Аны якташыбыз – ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә үткәрәләр.

Бу үзәк паркка җыелган һәм район кешеләренең төрле буынын, мәктәп укучыларын, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган барлык кешеләрне  берләштергән бәйрәм. Фестиваль бер үк вакытта  районда экология елын төгәлли һәм районның үзәк китапханәләр системасы эгидасы астында ел дәвамында, бигрәк тә җәйге чорда үткән экочаралар исемлеген ача.

Экологик мәйданчыклар, тематик квестлар, хайваннарны яклауга һәм урман утыртуга багышланган чаралар – болар әле китапханәчеләр ел саен экомарафон кысаларында оештырган чараларның бер өлеше генә.

Фестивальгә гадәттә Экология һәм урман хуҗалыгы министрлыкларыннан вәкилләр килә. Икенче ел рәттән фестивальдә “Татарстан – Яңа гасыр“ Республика иҗтимаги хәрәкәтенең Югары советы башкарма комитеты рәисе, юридик фәннәр кандидаты Алсу Тарханова катнаша. Быелгы фестивальнең чикләре тагын да киңәйде. Аксубай җиренә экология десанты –  Татарстан Фәннәр академиясенең экологик проблемалар һәм табигать ресурсларыннан файдалану Институты галимнәре лаборатория белән бергә килделәр.

Галимнәр мәктәп укучылары белән аралаштылар
Мәктәп укучылары алдында “Татарстан – Яңа гасыр“ Республика иҗтимаги хәрәкәтенең Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова чыгыш ясады. Ул укучыларга экология проблемалары турында сөйләде һәм уку бинасына экология турындагы кыйммәтле китаплар бүләк итте, алар арасыннан  иң зур билгеләнешкә ия булганы – ул “Татарстан җирләре хартиясе“.

Биология фәннәре кандидатлары һәм химия фәннәре докторы Аксубайның 3 нче мәктәбендә булып, лекция укыдылар һәм балалар белән гади мохиттә аралаштылар. Татарстан Фәннәр академиясенең экология проблемалары һәм табигать ресурсларыннан файдалану Институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, биология фәннәре кандидаты Дмитрий Иванов укучыларга органик химия  турында нәрсә белергә кирәк, барысын да бәян итте. Туфрак – республиканың  “кара алтыны“ турында туфрак экологиясе лабораториясе мөдире, биология фәннәре кандидаты Валентина Кулагина сөйләде. КФУның экология һәм табигатьтән файдалану Институты кулланма экология кафедрасы профессоры, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, химия фәннәре докторы Венера Латыйпованың лекциясе суга һәм “Иделне сәламәтләндерү“ өстенлекле проект контекстын ныклы үстерүгә багышланды.х

Чыгышлар аңлаешлы һәм файдалы булды, шуның өстенә укучыларга экология буенча олимпиадаларда катнашырга тәкъдим ясадылар, ә бит быелгысы елда гына да Татарстан Бөтенроссия экология олимпиадаларыннан 18 призлы урынны (!) алып кайтты – призерларга  илебезнең теләсә кайсы югары уку йортына имтиханнарсыз укырга керү хокукы бирелә. Ә экология проблемалары институты каршында теләк белдерүчеләрне олимпиадаларда бушлай катнашырга әзерлиләр.

Балалар өчен аниматор һәм ачык һавадагы тәҗрибәләр
Укучылар галимнәр белән аралашкан арада үзәк паркта Казан шәһәренең экология-биология үзәге аниматор-педагогы Андрей Шкуро сабыйлар белән экологик викторина, ә  түбән сыйныф укучылары белән экологик уеннар үткәрде. Ә палаткаларның берсендә лаборатория урнашты. Фестивальне оештыручылар – районның китапханәләр системасы Аксубай кешеләренә галимнәрнең һәм  лабораториянең килүе хакында алдан хәбәр иткәннәр иде, шуңа күрә  теләүчеләр сыйфатын билгеләү өчен коелардан, чишмәләрдән һәм күлләрдән су һәм  тикшерү өчен туфрак алып килгәннәр. Фестивальдә катнашучыларга ачык һава астында тәҗрибәләр ясап күрсәттеләр һәм химик реакциянең нинди могҗизага ия булуын тәгъдим иттеләр.

Фестивальне беренче затлар ачты
Фестивальгә җыелучыларны сәламләп, район башлыгы Камил Гилманов, экология фестивале елдан-ел күләмлерәк була бара дип билгеләп үтте һәм фестиваль исемен йөрткән  якташыбыз Александр Гуляевны онытмаска чакырды.
– Экология – ул чиста һава, чиста су, сәламәт ризык. Табигатьнең матурлыгын саклау, басуларга, урманнарга зыян салмау – кешеләрнең изге бурычы. Хәзер каникуллар башлана – сез, балалар табигатькә тагын да ямьлерәк булырга ярдәм итә аласыз –  ә без үз чиратыбызда районны бизибез, куаклар, чәчәкләр утыртабыз. Сез дә, кадерле балалар,  әти-әниләрегез белән бергә чәчәк түтәлләрен тәрбияләп, урамнарны, территорияләрне, чишмәләрне тәртиптә тотып, табигатькә сакчыл карап, шул рәвешле үз өлешегезне кертә аласыз. Мондый фестивальләрне һәр районда үткәрергә кирәк дип уйлыйм, чөнки экологик тәрбия – ул  һәр районның, шәһәрнең, республиканың һәм илнең иминлек нигезе, – дип билгеләп үтте Камил Камал улы.
Һәм Аксубайда  Гуляев исемендәге скверны төзү проектының  әзер булуы һәм төзелеш өчен беренче акча средстволары бүлеп бирелүе турындагы шатлык белән бүлеште. Икенче елга фестивальнең даими үткәрү урыны булыр дигән фикерен дә җиткерде.
Фестиваль ачылу белән балаларны республика вәкилләре дә котладылар. Алсу  Тарханова ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия“ ВПП ТРО сәяси совет секретаре һәм  “Татарстан – Яңа гасыр“ хәрәкәте лидеры Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән ихлас теләкләр һәм сәлам җиткереп, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә идеяләр һәм проектлар тәкъдим итү –  оешманың  төп юнәлешләреннән берсе булуын ассызыклады.
Фестивальдә катнашучыларны Татарстанның Экология һәм табигать ресурсларын саклау министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Рәфис Әхмәтҗанов,  Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы  “Лесопожарный центр“ ГБУ директоры Айрат Әхмәтов котлады.

Экокультура һәм хезмәттәшлек өчен бүләкләделәр
Татарстанның Экология һәм табигать ресурсларын саклау министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Рәфис Әхмәтҗанов һәм район башлыгы Камил Гилманов китапханә белән хезмәттәшлек итеп, экологик проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткән, үз территорияләрендә тәртип салу буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип табылганнарга һәм активистларга грамоталар тапшырдылар.
Төп сәхнәдә “Табигать кочагында гаилә портреты“ (әйтергә кирәк, фоторәсемнәрне ачык һава астында парк периметры буенча урнаштырганнар иде), мәчеләр һәм этләр өчен өйчекләр –  “Җылы урыннар“, “Йонлач, зур тешле, зур колаклы“, “116 нчы регион: экология А дан Я га кадәр“ район экология бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Тантаналы өлеш азагында кунаклар паркта куакка табигатькә сакчыл карарга кирәк дигән һәм экология мәдәниятенә кагылышлы киңәшләр язылган кәгазьләр элеп, аңа җан өрделәр.
Үз куллары белән ясадылар, хайваннарны тәрбияләп карадылар, күңел ачтылар
Парк территориясендә тематик мәйданчыклар урын алды. Теләүчеләр үзләрен кычкырып укуда, үз кулларың белән бүләк ясау буенча мастер-классларда сынап карый, агачка уеп рәсем төшерү осталыгына өйрәнә алдылар – бер сүз белән әйткәндә, боларның барысы да осталар шәһәрчеген хәтерләтте.
Фестивальгә хайваннар өчен приютта тәрбияләнүчеләрне дә алып килгәннәр. Этләр һәм мәчеләр, игътибар һәм наздан бераз сәерсенеп тә калдылар. Сүз уңаеннан, кайберләре фестивальдә үзләренең хуҗаларын да тапты.

Куак утырттылар
Экомарафон үткәрүдә “Хыял“ балалар йорты партнерларның берсе булып тора. Өстәвенә, китапханәчеләр приютта күчмә  абонемент та оештырганнар хәтта. Алар экочаралар үткәреп, балаларда табигатькә карата мәхәббәт кенә тәрбияләп калмыйча, алган белемнәрен бергәләп ныгыталар да. Фестиваль үткән көнне  приют территориясендә мәртәбәле кунаклар һәм волонтерлар белән куак үсентеләре утырту моңа дәлил булды. Хәзер исә приют территориясен  20 төптән артык яшь чыршы үсентесе бизәп тора.

Фестиваль уяна да, уята да
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева фестивальгә йомгак ясап, кунакларга һәм Аксубай төбәге табигатенә битараф булмаган кешеләргә үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
– Без бүген фестивальгә килгән дусларыбызга ярдәмнәре һәм бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез. Без бүләккә бәя биреп бетергесез кыйммәтле китаплар, календарьләр, футболкалар, кепкалар һәм эшебездә кулланырга кирәкле булган күпсанлы белешмәлекләр алдык. Татарстанның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә экологик фестиваль оештыру идеясен хуплаганы һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен  Камил  Камал улы рәислегендәге район җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез, – дип белдерде Ирина Анатольевна. –  Без Аксубай урманчылыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез һәм  “Уяну“ фестивален үткәрү көнендә генә түгел, башка чараларда да районның китапханәләр системасына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышкан җитәкче-лесничий Рөстәм Гатинга  да рәхмәт әйтәсе килә. Ә фестиваль катнашучыларның һәркайсында табигатькә мәхәббәт уятып кына калмый, экологик балансны бозган, флора һәм фаунага зыян салган барлык нәрсәләргә дә сакчыл карарга чакыра. Киләсе елда ул тагын да киңрәк масштабта үтәр дип ышанабыз, чөнки Аксубайда  Александр Александрович Гуляев истәлегенә парк ачылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев