Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“А дан Я га кадәр гадел хөкем“

Апрель аенда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасындагы Суд департаменты Идарәсе белән хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.

Әлеге килешү кысаларында Аксубай районы судында “А дан Я га кадәр гадел хөкем“ проектын тормышка ашыруга старт бирелгән. Район суды һәм район мәгариф бүлегенең үзара хезмәттәшлеге буенча корылган эш планына нигезләнеп Аксубай 3 нче мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән очрашу булды һәм “Минем хокукым – минем ирегем“ темасына һөнәри яраклашу дәресләре уздырылды.
Район суды хөкемдары Иршат Гиниятуллин укучыларның РФ Конституциясендә язылган кеше һәм гражданинның хокуклары белән таныштырды һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсенә аерым басым ясады, шулай ук укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Укучылар өчен район суды буенча экскурсия оештырылды.
– Мондый очрашулар суд тарафыннан район мәктәпләрендә даими оештырылачак. Киләсе очрашу май аенда Емелькино гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән булачак, – дип белдерде Аксубай район суды рәисе Альбина Никитина. – Әлеге проектта укучыларның Россия дәүләт гадел хокук университетының Казан филиалы базасында үткәрелгән бәйгеләрдә катнашуларын да күздә тота. Укучыларны әлеге бәйгеләрдә актив катнашырга чакырабыз. Чөнки мондый чаралар укучыларга үзләренең хокуклары, Россия Федерациясенең суд системасы һәм гамәлдә булган  кануннар турында тулырак белергә ярдәм итә. 
Мәктәп укучыларына университет бәйгеләрендә катнашып, үзләрен сынап карарга була – апрель-май айларында 5-11 сыйныф укучылары арасында “ОБЪЕКТИВта хокук“ фотобәйгесе; октябрь-декабрь айларында 9-11 сыйныф укучылары арасында “Хокук, икътисад, җәмгыять“ темасына инглиз телендә олимпиада һәм ноябрь-декабрь айларында 9-11 сыйныф укучылары арасында Юрист көненә (3 декабрь) туры китерелгән һәм РФ суд системасына багышланган иншалар бәйгесе уздырыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев