Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

9нчы декабрь - Хәсән Туфан туган көн!

Якташыбыз, мәшһүр татар шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 9 декабрендә Казан губернасы, Чистай өязе, Аксубай вулысы, Иске Кармәт авылында дөньяга килә.

9 декабрь – Хәсән Туфан туган көн. Татар әдәбиятының мосафир шагыйре дип атыйлар аны. Биографиясен укысаң, ышанасың – чыннан да мосафир инде. Уралда заводта эшли, Уфада укый, Урта Азия һәм Кавказ буйлап җәяүләп сәяхәт итә, гомеренең 16 елын сөргендә уздыра. Һәм һаман яза, яза, яза...

Хәсән Туфанның туган көне уңаеннан укучыларыбыз игътибарына  В.Г. Тимирясов исемендәге беренче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең ана теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Әлфирә Әмирҗан кызының шагыйрьне искә алып язган иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

        Пар каеннар көтмәделәр түгел...

    Кояш әле каты йоклый иде,

    Ә мин инде юлга кузгалдым.

    Чакрым арты чакрым араларны

    Сулу алмый гына узалдым.

    Артка карарга никтер өректем,

    Әйтерсең лә куа киләләр.

    Ярты гасыр кайтмый йөргәнемне

    Пар каеннар гүя беләләр.

    Хыянәтне белми пар каеннар,

    Чит-ятларга сүз катмадылар.

    Хушлашырга иренгән кычытканнар

    Кая бу дип баш ватмадылар...

    Чыгып киттем басу капкасыннан,

    Тездән пычрак йотты итекне.

    Ахак күзле пар каенкайларны

    Ташлап китәр малай идекме?!

    Адәми зат шикләнерлек түгел,

    Кырык ямау өс-баш ярыйсы.

    Пар каенның кайсы күбрәк елый –

    Килә йөгереп кайтып карыйсы.

    Мин киткәндә кояш йоклый иде,

    Кайтканда ай татлы йокыда.

 

    Ярты гасыр күз дә йоммаган ич,

    минем каеннарым, я хода!

    Пар каеннар көтми түгел, көтте,

    Ай тотылды, йолдыз атылды.

    Кармәт каеннары минем кебек

    Түгел икән җиңел акыллы.

    Акча туздырмадым бер дә юкка,

    Җир ертыгын ямап йөрмәдем.

    Туган ягын каккан кешеләрнең

    Бусагасын атлап кермәдем.

    Пар каеннар көтмәделәр түгел,

    Арадашчы булып көттеләр.

    “Йөрәгең бит ошбу җирдә калды”,

    диеп тетмәләрне теттеләр.

    Ахиллес үкчәсе булдың, Кармәт,

    Сагыну чирен дару алмады.

    Аяк басмыйм дигән Хизбулланы,

    Аягүрә басып карша(ы)лды.

    Әшнә булмаса да ак каеннар,

    Мине көтәр әмәл тапканнар.

    Иле белән сукыр калган мәлдә,

    Сыңар күзләр юлга бакканнар.

    Бавырыма төште читтә яшәү,

    Пар каеннар, шуны белегез.

    Кармәт кычытканын үбеп йөргән

    Абзагыздан бүген көлегез.

    Пар каеннар көтмәделәр түгел,

    Бүген бер җан булып көтәләр.

    Иман белән җирдән китүчеләр

    Миннән дога өмет итәләр.

    Пар каеннар көтмәделәр түгел,

    Берни булмагандай көттеләр.

    “Чирттеңме соң дөнья борынына?”, –

    диеп тетмәләрне теттеләр.

    Әйе, Кармәт, рәхмәт сиңа бик зур,

    Тәкъдир йөртә адәм баласын.

    Чамаладым бөтен илгә кушылып,

    Пар каеннар елап каласын!

 

           Хәсән үлде дидең...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымнан

    Үтеп китте себер юллары...

    Карындык тәрәзә уемыннан

    Җылы эзли Туфан куллары...

    Болганчык ла язмыш сулары...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымнан

    Донбасс шахталары үттеләр.

    Гайникамәл түгел, бит очыннан

    Шыксыз җилләр генә үптеләр...

    Авыз ачып йөрмә дип сүктеләр...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Буш биштәрле малай күренде.

    Тарих исемеңне юды кырып,

    Ләкин, карт, син, йөрәк түрендә...

    Елап йөри соры бүре дә...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Пар каеннар танго биеде.

    Кем талады Хәсәнемнең җанын,

    Кай җүнсезе Хәсәнгә тиде?!

    Дүрт яшенә кадәр имездем...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Ялтырап китте Аккош күлләре.

    –Үлем хөкеменә кем кул куйган?!

    –Бик акыллы ,я бик җүләре!?

    Көзән җыера күрсәң үзләрен...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Ак ромашкалар палас сырды.

    Бер кәлимә сүзен кире алмый

    “Ант”ны язды, антында торды...

    Кайсыгызның йөрәге җылы?

    Хәсән үлде дидең, күз алдымнан,

    Кыр чәчәкләре йөгереште.

    Кибән башларын сагындым диеп,

    Күктән бер йолдыз сикереп төште.

    Аяк чалган җанннар өшеде...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Ак болытлар тәрәз шакыды.

    Айдан ерак түгел бер ноктада

    Хәсән дигән йолдыз балкыды.

    Болыт, юлда ятма әле аркылы...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Җилләр кәфен кисте төнката.

    Ач язмышны бераз алдар өчен

    әнә җанкисәгең кан сата.

    Гәүдә юк, җан бишкуллап кайта...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Феникс кош пырылдап очты.

    “Әлмисактан шагыйрь булу йөгем”,-

    диеп, Туфан әләмен кочты.

    Идегәйнең эче ник пошты?

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Асыл токым атлар узышты.

    “Мин ышынмыйм әле үлүеңә”,дип,

    Уйлар арты уйлар куышты.

    Әҗәл миңа... туарга булышты...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда,

    “Гөлләр инде яфрак яралар...”

    “Урамнарны ялгыз ураганда”

    Дуслар янмый, ә менә дошманнар

    Эчтән генә дөрләп яналар...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Әвәрә килде тәмуг, җәннәте...

    Менә шулай күңел белән уйный

    Башы киткән Кармәт канәте...

    Зарур безгә тыңлау әманәт...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Сандугач сайраудан туктады.

    Чеби чыккан аяклары өчен

    Фәхри абзый улын тукмады!

    Кая илтә язмыш сукмагы...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Кыр казлары борылып кайттылар.

    Ошбу гүзәл гамьне - кыр казларын

    Догасыз – битсезләр аттылар,

    Җаннар бер кабергә яттылар...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Мең төсмергә керде имәннәр.

    Адәм ышанмаслык михнәт чикте

    Каләмен айбалта иткәннәр!!!

    Коллар гына башын игәннәр...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Ыңгырашып чыкты аккордлар!

    Уналты ел – төгәл аксиома ,

    Әллә кирәк идеме отчетка?

    Алшартсыз да үрчи вак кортлар...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Баритон булды байгыш тавышы...

    Өч аршынмы каберең, дүрт аршынмы,

    Алиһәләр сиңа авыша

    Пәйгамбәрләр белән кавыша...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Бойкот игълан итте бизмәннәр...

    Бунтарь күңелең бәндәләргә дәшә

    Ә бәндәләр синнән бизгәннәр...

    Гүя тәхетең барын сизгәннәр..

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Таш-тимер дивар иңрәп ауды...

    Мине түгел, жирәбәгә салып

    Хәсән улымны килеп алды...

    Тәне китте, ә җаны калды...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Берөзлексез буран улады.

    Божан оясыннан тургай тавышын

    Ишетмичә калып буламы?

    Ваемсызлар тигез сулады...

    Хәсән үлде дидең, күз алдыңда

    Тарих яздыммы соң, бәетме?

    Имчәктәш туганың үлмәсә дә,

    Һәркем саный үзен гаепле...

    Елыйсылар килә, әйеме!

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Җан-фәрманга таң иртә атты.

    Залим патша Хәсәннәргә хәрәм

    Ә шулай да янәшә ятты...

    Кояш бүген оялып батты...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Зобанилар чыгып качтылар...

    Зинданнардан исән чыгучылар

    Илтимасын аның ачтылар -

    Зекер кылып, тәсбих тарттылар

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Иман яңарттылар беррәттән.

    Төртенерсең ,канәт, дия-дия,

    Сөйрәп чыга кызны келәттән.

    Дога кыла бүген беррәттән...

    Хәсән үлде дидең, күз алдымда

    Аятелкөрси укый Хизбулла...

    Бәлки шагыйрь булмас та идем дә,

    Шагыйрь халкы язмыштан уңа!

    Үлеме дә үлемсез була!

 

             Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка...

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка

    Аю әфәндене кочаклап,

    Көн итәм мин, тайгаларда ничек,

    Себер җиле кисә өч яклап.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Чабатаны ничек үрәм мин.

    Йөрәгемне учка кысып тотып

    Әкрен генә ничек үләм мин.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка

    Туглап ашка черки малаен.

    Һәр иртәдә ачлыкны сәламлим -

    Күрсәң иде аның чыраен !

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка

    Сухарига ясап тишекләр.

    Шигырьләрем кайта Кармәтемә,

    Пар каеннар ачса ишекләр.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка

    Дөнья ничек бирде кирәкне?

    Яраларны ямаштырып булмый

    Ямау гына тотмый йөрәкне.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка

    Мич чыгардым ярты тайгага.

    Фәхри малаеның соңгы таңы

    димәсеннәр, менәм айга да!

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка

    Кучер бишмәте коткарганны.

    Еламаска өйрәтсә дә дөнья

    Елап атты таң арты таңы.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка

    Пар каеннар еш уяттылар.

    Әҗәл бабай белән әҗәл әби

    Баш очында кул уйнаттылар.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка

    Шөкер иттем тәмуг утына.

    Кармәтемнең тәрәзәсенә бак

    Бер пар итек көтеп утыра.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Ромашкалар качыш уйныймы?

    Гайникамәл туйдым инде диеп

    Алкаларын салып куймыймы?

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Резедалар баскан каберен.

    Белмәдем мин, әрем чәенең дә

    Кайда да бер төрле кадерен.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Ап-ак миләүшәләр күрәмен.

    Хыялымда сөю такыясен

    Гайникамәлемә үрәмен.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Җәяү кичтем ярты дөньяны.

    Аска салган кучер сырмасыннан

    Табалмадым кыйммәт сырманы!

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Кул изәми монда каеннар.

    Сандугач юк, мине санамасаң,

    Шыксыз карга агач саен бар!

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Төтен исе нинди Кармәттә?

    Хуш иследер, монда төтен ачы

    Образ гына түгел, әлбәттә!

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Көчен тоеп яздым авылның.

    Сагынылган, канәт, кычытканы

    Тәнне өзеп алып чакканы.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    күмдем сандугачым тереләй.

    Данко кебек йөрәгемне сузып,

    Әйтеп торам: “ Канәт, тегеләй!”

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Салкын дулкыннарны таптама.

    Ачуыңны чабуыңа бәйлә

    Шигырь юлларыңда саклама.

    Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка,

    Бушлатымда номер калтырый.

    Планетаның иң түрендә бүген

    Туфан дигән йолдыз ялтырый!

 

             Сандугачка серең сөйләмә син...

    Сандугачка серең сөйләмә син

    Барыбер тыңлый серне каргалар.

    Моңым белән җиңәм сандугачны,

    ә язмышым минем каргалган.

    Сандугачка серең сөйләмә син

    Артык нечкә кош ул сандугач.

    Карга кичтән күзен чукый аның,

    ә ул юри сайрый таң тугач

    Сандугачка серең сөйләмә син

    Тузма ,канәт, тайгадан кайттым.

    Инде ярты үлгән җаным белән

    Сандугачны елатып аттым.

    Сандугачка серең сөйләмә син

    Ишетеп алыр я теге карга.

    Бу ярда калып сайрады ярым,

    Уналты ел мин теге ярда.

    Сандугачка серең сөйләмә син,

    Тирән идеяләр өй - йортсыз.

    Мин үзем дә каралтысыз бүген

    Карга – матур, сандугач – котсыз!

    Сандугачка серең сөйләмә син,

    Йолдызларны көндез санама.

    Резедалар үскән кабереннән

    Туфрак салам тирән ярама.

    Сандугачка серең сөйләмә син

    Купшы атлар каршы алмады.

    “Ант”тан соң да миллион әсәр яздым

    Эчемдә сыңар сер калмады.

 

          Туфанга бер дога, бары бер...

    Тар сукмак атларга уңайсыз

    Киң юлдан себереп түктеләр.

    Туфанга бер дога, бары бер...

    Догасыз бары тик йөрәге мүклеләр.

    Кармәттә пар каен борчыла

    Хизбулла малае кайларда?

    Туфанга бер дога, бары бер,

    Тузаннар басмаса

    Кайтырмын майларда.

    Җәннәтнең түрләрен сорарбыз

    Дуамал бураннар юк анда.

    Туфанга бер дога, бары бер,

    Күзләрем чагылды

    Күкләрнең

    Түрендә бер йолдыз туганда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев