Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

90 яшьлегенә туган ягына кайткан

Антонина Алексеевна Бектяскина шимбә көнне юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Ул Югары Баланда авылында күпбалалы гаиләдә туа. Аннары гаилә Мюд авылына күчә. 1942 елда яшь кызны совхоз ике айлык курсларга ветеринар һөнәрен үзләштерергә Нурлат шәһәренә җибәрә. 1943 елда Иваново өлкәсенең Шуя шәһәрендә 8 ай белем ала.

Аннан соң совхозда ветеринария шифаханәсендә эшли башлый. Сугыштан соң Александр исемле егетне  очрата һәм 1947 елда аңа кияүгә чыга. Бер елдан соң уллары туа. Аңа ике яшь булганда гаилә Үзбәкстанга күченә.

Бохара өлкәсенең Каган шәһәрендә төпләнәләр. Тагын ике балалары дөньяга килә. Ул 43 ел дәвамында анда кибет мөдире булып эшли. Антонина Алексеевнаны фидакарь хезмәте өчен күп тапкыр рәхмәт хатлары һәм грамоталар, “Совет сәүдәсе Отличнигы“ билгесе белән бүләкләгәннәр.

Үзбәкстанда 80 яшендә ире вафат була. 2000 елда Антонина Алексеевна балалары белән Воронеж өлкәсенә кайта. Аңа тормышның иң әчесен кичерергә туры килә – улын һәм кызын җирли ул. Аның 6 оныгы бар, оныкчыклары да үсеп килә. 2015 елда ул туган ягына кайта.

Түбән Баланда авылында бертуганының кызы Галина Васильевна гаиләсендә гомер итә. Гаиләдә әбине бик яраталар, аны кайгыртып, игътибар һәм хөрмәт күрсәтеп яшиләр. 

Тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килде.

Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыганнан соң, алар аңа исәнлек һәм тынычлык теләделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Котлауларга Антонина Алексеевнаның күпсанлы туганнары да кушылды.

Бәйрәм гаеплесенең тәбрикләүләрдән  күңеле нечкәрде, ул барысына да рәхмәт укыды, исәнлекле озын гомер теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев