Аксубаево
  • Рус Тат
  • 90 яшь – җитди гомер

    16 сентябрьдә тыйнак холыклы, ачык йөзле Анастасия Васильевна Крайнова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Анастасия Васильевна 1930 елда Аксубай районының Югары Баланда авылында күп балалы Титовлар гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагыннан ук авырлыкларны татып үсә, әнисе үлгәндә аңа нибары ике яшь була. Әниләре вафатыннан соң балалар әтиләре һәм әбиләре тәрбиясендә калалар. Бераздан әтиләре өйләнә һәм өйдә, балалар бәхетенә, кайгыртучан әни пәйда була. Ул балаларны үзенекедәй ярата, аларга ярдәм итә. Соңрак үзе дә ике малай таба.

    – Сугыш башлануга әтине фронтка алдылар, ә без биш бала үги әни кулында калдык. Сугыш вакытында бик авыр булды, әмма үги әниебез бөтенебезне дә бертигез күрде. Әтине сугыштан көтеп ала алмадык: башта хәбәрсез югалуы турында хат килде. Бер елдан соң, әсирлеккә эләгеп, анда алган яралардан шунда вафат булуы турында белдек, – дип күз яшьләре белән искә алды тантана гаеплесе.

    Дүрт сыйныф тәмамлаган Настя туган колхозында эшли башлый, соңрак Образцовый поселогында хезмәт куя. Еллар уза. Настя буй җитеп, авыл егете Федор Крайновка кияүгә чыга. Гаилә хуҗалык белән шөгыльләнә. Аксубай урманчылыгында эшләгән ире Федор Егорович белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә хәле буенча Мюд поселогына күченәләр. Анастасия Васильевна яңа урында җирле хастаханәдә санитарка булып эшли башлый һәм лаеклы ялга да шуннан китә. Ул хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне.

    Ире белән 50 ел тату гомер кичерәләр. Ире бу якты дөньяда булмаса да, Анастасия Васильевнаның бүген дә аның турында сөйләгәндә күзләре яна. Бүгенге көндә юбиляр кече улы Александр һәм килене Лиза тәрбиясендә яши.

    – Әниебезнең елмаю белән иртәдән үк күңел күтәренкелеге алабыз, көнебез дә яхшы уза. Планлаштырган эшләребезнең барысы да килеп чыга. Елмаю – әниебезнең озак яшәү сере, – дип бүлешә килене Елизавета.

    Чәчләрне ак бәс сарып алса, сәламәтлек какшаса да, Анастасия Васильевна көрсенми. Ул газета битләрендәге мәкаләләргә үз фикерен белдерә. Юмор хисен дә югалтмый, балаларына, оныкларына алтын киңәшләрен биреп, тыныч һәм бәхетле картлык кичерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: