Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

9 май көнне үзәк мәйданда

9 май көнне район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар уза.

Сәгать 10:00да Аксубайның төп мәйданында митинг башлана. Хезмәт коллективлары Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә куелган һәйкәл итәгенә веноклар куячак. Аксубайда һәлак булганнарны Бер минутлык тынлык белән искә алачаклар һәм Җиңү көнен данлап залплар яңгыраячак. Аксубай-Кәкре Күл маршруты буйлап Советлар Союзы герое Григорий Романовка багышланган җиңел атлетчылар кроссына старт биреләчәк. Митингта катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов  һәм республикадан чакырылган кунаклар котлаячак.  Бәйрәм чарасы программасында – театральләштерелгән тамаша, район үзәгенең гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының  һәм эчке эшләр бүлеге шәхси составының тәбрикләү парады. Көн уртасында Аксубай “Үлемсез полк“ Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң мәйданда бәйрәм концерты көтелә. Кич белән үзәк мәйданда массакүләм күңел ачулар башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев