Аксубаево
  • Рус Тат
  • 800 километр газ челтәренә хезмәт күрсәтәләр

    Якшәмбе көнне районның газ тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

    Аксубай газ тармагы штатында 70тән артык кеше хезмәт куя. Аларның хезмәте – күзгә ташланып тормый, алар газ челтәренә, объектларда һәм район кешеләре йортларында газ җиһазларына хезмәт күрсәтәләр, яңа социаль, мәгариф һәм башка яңа төзелгән объектларны газга тоташтыралар. 

    – Районда массакүләм газлаштыру чоры узды, бүген газ тармагы хезмәткәрләре берөзлексез һәм аварияләрсез халыкны, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләрен газ белән тәэмин итә, – дип билгеләп үтте Аксубай авыл җирлеге хезмәте остасы Александр Мартынов.

    – Без 800 километр газ челтәренә хезмәт күрсәтәбез – җир асты, җир өсте, югары, урта һәм түбән басымлы,  ГРП һәм ШРПга, объектларда һәм район кешеләре йортларында газ җиһазларын алмаштырабыз, яңа социаль, мәгариф һәм башка яңа төзелгән объектларны тоташтырабыз.

    Газ хезмәткәрләре коллективы – бердәм,  хезмәт сөючән. Хезмәт эчендә тагын берничә хезмәт булдырылган, аларның һәрберсенең үз вазифасы бар. Газ хезмәтен районда өлкән мастер – АССМ җитәкчесе Александр Золин җитәкли.

    Аксубай авыл җирлеге хезмәте составында 30 слесарь эшли – алар, җитәкчелек сүзләренчә, – үз эшләренең осталары, бер үк вакытта йорт эчендәге җиһазларга техник хезмәт күрсәтәләр, үз территорияләрендә газ челтәрләренең һәлакәтләрсез эшләвен тәэмин итәләр, ГРП һәм ШРПга хезмәт күрсәтәләр.

    Күбесе бу хезмәттә дистәләрчә еллар эшли. Тармак аксакаллары арасында – Николай Филиппов, Вячеслав Копонев, Сергей Литта, Рамил Мусин, Василий Наумов, Андрей Ярославлев, Анатолий Морозов, Александр Удияров.

    Район үзәгендә шулай ук газ челтәрләренә, ГРП һәм ШРПга хезмәт күрсәтү буенча слесарьләр Владимир Капитонов, Мөдәрис Исмәгыйлев, йорт эчендәге газ җиһазларына һәм коммуналь-көнкүреш объектларына хезмәт күрсәтү буенча слесарьләр Сергей Тимкин һәм Андрей Ильин үз эшләрен җиренә җиткереп һәм җавапчыл якын килеп башкаралар. 

    Халыкка иң таныш хезмәтләрнең берсе – ул газ өчен исәп-хисап ясау бүлеге. Монда Эдуард Федоров һәм Алсу Раузетдинова үз эшләрен оператив башкаралар, Венера Аюпова юридик затлар белән эш алып бара.

    Халыктан йорт эчендәге җиһазларны ремонтлауга гаризаларны кабул итү белгеч Людмила Федоровага йөкләнелгән. Составына дүрт бригада кергән авария-диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсе график буенча хезмәт куя. Алар газ челтәренә зыян килгәндә яки авария килеп чыкканда, беренче шалтырату белән һәлакәт урынына чыгарга әзер.

    Составында диспетчерлар, слесарьләр, машина йөртүчеләр булган авария бригадалары  эшне Илназ Хәмидуллин, Александр Андреянов, Фазыл Гафиятов, Илнур Бикмөхәммәтов җитәкчелегендә башкара.

    Газ тармагында эшләүчеләрнең транспорт хезмәте район буенча газ хезмәтенең туктаусыз хәрәкәтен тәэмин итә. Җитәкчелек иң яхшы машина йөртүчеләр арасыннан Владимир Денисовны, Сергей Пименовны, Анатолий Землемеровны һәм Ринат Галиуллинны билгеләп үтте.

    Һөнәри бәйрәм алдыннан газ тармагынның  алдынгы  хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Машина йөртүче Александр Убаков, АССМ слесаре Сергей Литта һәм мастер Илназ Хәмидуллин район җитәкчелегеннән Мактау грамоталарына һәм рәхмәт сүзләренә лаек булдылар.

    Без зәңгәр ягулыкның  йортларыбызга килүенә күнеккән инде. Көнкүреш мәшәкатьләре белән без газның мәкерле һәм куркыныч булуы турында искә дә алмыйбыз. Чөнки район газ хезмәткәрләре үзвакытында – эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә профилактик эшләрне башкаралар һәм гадәттән тыш хәлләрне оператив чишәләр.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: