Аксубаево
  • Рус Тат
  • 45 ел гомерен урман эшенә багышлаган

    Урман тармагы ветераны Александр Ильмухин 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Александр Степанович күпкырлы, тыйнак, максатчан, намуслы һәм әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф булмаган кеше.

    Ул дөньяга килгәнче үк әтисе фронтта һәлак була. Бу 1941 елның җәе була. Тормыш корып өч ай узгач, хатыны белән саубуллашканда, мәңгегә хушлашуын, алты айдан соң дөньяга киләчәк улының әти мәхәббәтен, ярдәмен тоймыйча үсәчәген күз алдына да китерми.

    Пелагея Мурзинична ире турында бернинди хәбәр дә алмый, аңа тугры калып, гомере буена көтеп яши. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда нинди генә сынаулар аша узарга туры килми. Ана белән ул фатирдан-фатирга күчеп яшиләр. Ачтан үлмәс өчен Александр Степановичның әнисе авылдашларының нинди эше бар, барысын да башкара. Моның өчен аңа бераз азык-төлек бирә торган булалар. Җирле ФАПка санитарка булып урнашкач, тормыш бераз җайлана башлый. Зур булмаса да, хезмәт хакы ала башлый, Савгачта участок бүлеп бирәләр. Агачтан бәләкәй булса да өй җиткезергә дә үзендә көч таба хатын. Үз почмагың булу, әйтеп бетергесез зур бәхет була, шуңа өстәп беренче елны ук бакчада яшелчәләр утырталар. Язын яшел суган үсентеләре пәйда була башлагач, малай аны, иң тәмле ризык кебек, ипи белән ашый! Сугыш чоры баласы, ул елларда нинди авырлыклар кичерергә туры килүен бүген дә яхшы хәтерли.

    Җиде еллык мәктәпне тәмамлый, комсомол отряды составында дуңгызчылык фермасында эшли. Урманчы һөнәре аның алдында бөтенләй очраклы рәвештә ачыла: әнисе белән Ярославльдә апаларында кунакта булалар, Марпосад урман техникумына укырга чакыру турындагы игъланны күреп ала. 1966 елда ул әлеге уку йорты шәкерте була, үзенең тормыш иптәшен – Валентина Андреевнаны да биредә очрата. Башкортостанда дүрт ел урманчы ярдәмчесе булып эшли, 1970 елда гаилә районга кайта. Лаеклы ялга киткәнче һәм пенсиягә чыккач та 10 ел Александр Степанович урманны саклау һәм яклау буенча инженер булып эшли. Гаиләдә дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләнеп үсә, ата белән ана аларның һәркайсы белән горурлана алалар, алар сайлаган һөнәрләренең чын осталары булдылар, үз балаларын да әтиләре һәм әниләре үрнәгендә тәрбиялиләр. Уллары Андрей әтисенең эшен лаеклы дәвам итүче, ул Аксубай урманчылыгын җитәкли. Гаиләдә Пелагея Мурзиничнаны җылы сүзләр белән искә алалар. Александр Степанович тормыш иптәше белән ярты гасырдан артык тату гомер кичерәләр.

    Ильмухиннарның сигез оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

    – Әти безнең һәркайсыбызга белем бирергә тырышты, – дип сөйли кызы Вера. – Безнең һәрберебезнең икешәр дипломы бар. Әти-әниебезнең безгә биргән тормыш тәҗрибәсе – безнең өчен иң кыйммәтлесе. Әти-әнигә булган рәхмәтебезне, аларга булган ярату хисләрен бернәрсә белән дә үлчәп булмый.
    Александр Степанович – Аксубай урманчылыгының хөрмәтле ветераны, хатыны, улы, кызлары һәм онык-оныкчыклары өчен кадерле һәм яраткан кеше.
    Озак еллар дәвамында ул редакция белән хезмәттәшлек итте: аның катнашында без урманчылык һәм урман хуҗалыгы эшчәнлегендәге иң мөһим моментлар турында сөйләдек. Газета хезмәткәрләре табигатьне саклау темасына язмалар әзерләп, аның белән йөзләгән чакрым юл үттеләр. Юбилеегыз белән, Сезне, Александр Степанович! Сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: