Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә диспансеризация үтү өчен ял көн биреләчәк

Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча эшкә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк

Россия Президенты Владимир Путин диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең бер көн эштән азат ителү хокукын күздә тоткан федераль законга кул куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексының 185.1 маддәсенә кертелә.

Документта хезмәткәрнең, әгәр коллектив килешүдә яки локаль норматив актта каралса, медицина оешмасы белешмәсе белән диспансерлаштыру өчен эштән азат ителүне расларга тиешлеге билгеләнә.

Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча эшкә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев