Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

4 мең татарстанлы «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында белем алуга кереште

Татарстан Республикасы буенча барлыгы 7 883 гариза бирелгән.

2021 елда Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында түбәндәге категория гражданнарны укыту оештырыла:

— эш эзләүче гражданнар, шул исәптән эшсез гражданнар;

— 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр һәм пенсия алды яшендәге затлар;

— 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар.

Укуларның максаты — укулар узган гражданнарны эш белән тәэмин итү (эшкә урнашу яки үзмәшгуль сыйфатында, шәхси эшмәкәр буларак теркәү), дип хәбәр итә республиканың Хезмәт министрлыгы.

Белем бирү оешмалары укулар башланыр алдыннан гражданнар белән эшкә урнашу (эш белән тәэмин ителүне саклау) буенча йөкләмәләрне күздә тоткан шартнамәләр төзи. Укулар тәмамланганнан соң гражданнар элеккеге эш урынында мәшгульлекне саклау яки яңа эш урынына эшкә урнашу буенча әлеге йөкләмәләрне үтәргә тиеш.

Уку процессында дистанцион һәм электрон технологияләр кулланылырга мөмкин. Бу белем бирү программасына бәйле. Уку узу өчен гариза бирү, федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары киселешендә төбәктәге белем бирү программалары исемлегеннән уку-укыту программасын сайлап алу «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гамәлгә ашырыла.

Әлегә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 7 883 гариза бирелгән. Укуга 3 961 татарстанлы кереште.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X