Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

30 июньдә ковид белән авыручыларның тәүлеклек күрсәткече 21 меңгә җитүе ихтимал

30 июнь көнне 21 мең яңа очрак теркәлергә мөмкин.

Россиядә Covid-19 белән авыручылар санының иң зур күрсәткече 30 июнь көнне булырга мөмкин. Бу көнне ковид белән авыручыларның 21 мең яңа очрагы теркәлүе ихтимал.

Санкт-Петербург Дәүләт университетының математика белгечләренә сылтама белән «Известия» басмасы шул хакта хәбәр итә.

«Коронавирус таралу динамикасы турында 12 июньнән соң тупланган мәгълүмат буенча, авыру йоктыручылар санының иң зур күрсәткече 30 июньгә туры килергә мөмкин. Күрсәткеч 21 мең кешегә җитә ала. Авыручылар саны 420 мең була», — дип сөйли энергетика системаларының математик модельләштерү кафедрасы мөдире Виктор Захаров.

Белгеч сүзләренчә, аннан соң авырулар саны көненә 15-16 мең яңа очракка кадәр кими башлый. Шул ук вакытта июль уртасында актив очраклар саны 522 мең кешегә җитәргә мөмкин.

Петербург математиклары төзегән модель итератив алымга нигезләнә. Дүрт-биш атнага төзелгән фаразлар яңарып тора. 20 июнь көнне Россиядә 17 611 (Татарстанда 29) яңа очрак теркәлгән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев