Аксубаево
  • Рус Тат
  • 30 елдан соң очрашу

    Сезгә Истәлекләр китабына кертеләчәк бер вакыйга турында бәян итәргә телим. Аны хезмәт ветераны Зинаида Сивкова сөйләде.

    Мин Иске Мокшинода туып үстем. Әти вафат булганда, бик бәләкәй идем. Әни авыл егете Леонтий Благородныйга кияүгә чыкты. Сеңлем белән энем дөньяга килделәр. Миңа 14 яшь булганда сугыш башланды.

    Авыл ир-атларын фронтка ничек озатуларын, бала-чагаларның, хатын-кызларның күз-яшь түгүләрен хәтерлим. Авыр сугыш елларында гаиләгә көн күрүе бик авыр иде. Энемне ачлык тырнагыннан чак кына алып калдык. Әни авырып китеп, эшкә йөри алмый башлады.

    Җитәкчеләр аны төрмәгә утыртабыз дип куркыттылар. Мин укуымны ташлап, аның урынына эшкә чыктым. Сөрдек, чәчтек, урман кистек. Ач, хәлсез килеш эшләдек, өстебездәге киемнең кием дип әйтерлеге юк, аякта чабата. Беркөнне безне орлык артыннан Төрнәчегә җибәрделәр.

    Кул куйдырып бөртек бирделәр, бала гына булуыма карамастан, җилкәмә өлкәннәр күтәргән кадәр – ике чиләк ашлык астылар.  Бозлы су өстеннән алпан-тилпән кайта-кайта аякларым ышкылып канап чыкты. Ял итәргә туктагач, барысының да узып китүләре әле дә хәтеремдә.

    Әмма мин урынымнан кузгала алмадым. Күпмедер вакыттан соң алар кире борылып килделәр һәм һәркайсы бөртекне аз-азлап үзләренең букчаларына  бушаттылар, миңа җиңел булып китте.

    Сугыш тәмамланды, фронтовиклар авылга кайта башладылар. Минем үги әтием генә күренмәде. Һәм менә озак көткән хат килеп төште. Ул анда үзен өйгә җибәрмәүләре, шахтада эшләве хакында язган иде. Безне Украинага яшәргә чакырды.

    Әмма әни  еракка китәргә батырчылык итмәде, грамотасы да юк, рус телен дә начар белә иде. Безнең әтиебез менә шулай итеп анда калды. Безгә посылкалар – тәм-томнар, киемнәр, тукыма җибәрә иде. Еллар узып, энем үсеп җиткәч, өйләнгәч, хатыны Нина белән Украинага әтине күрергә бардылар.

    Әтинең яраланып, госпитальдә дәваланганлыгы, ә анда аңа  украина кызы Ганнаның ярдәм иткәнлеге ачыкланды. Шулай итеп алар арасында мәхәббәт хисләре туа һәм бергә яши башлыйлар. Бер-бер артлы балалары туа. Әти аларга да безнең исемнәрне куша – Зинаида, Николай, Ольга.

    Алар гаиләсендә 11 бала дөньяга килә. Әти ике катлы йорт төзи, алма, виноград бакчаларын булдыра. Шахтадан соң аяк киемнәрен төзәтүче булып эшли, тормышлары әйбәт була.

    Җиңү алып килгән яздан соң 30 ел үткәч гаилә башлыгының безнең өй бусагасында пәйда булуын күргәч, без гаҗәпләндек тә, сөендек тә. Ул туганнарын, балаларын күрергә кайтты. Бөтен авыл халкы җыелды. Көр гәүдәле әти авыр эштән, тормыш кыенлыкларыннан бөкерәйгән, ябык гәүдәле әнине кочаклап елады.

    Бу очрашуны күргән бөтен кеше күз-яшь түкте. Шулай килеп чыкты, аның кайтуы оныгының туена туры килде. Кал, дип ялыну-ялваруларга карамастан, әти бераз кунак булды да, кире китте.

    Фото
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: