Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

30 ел инде мәшгульлек хезмәте эшсезлеккә каршы тора

Район газетасы редакциясе Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәген юбилей белән котлый.

1991 елның 19 апрелендә «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Россия Федерациясе Законы кабул ителә. Дәүләт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарихы нәкъ менә шушы датадан башлап алып барыла. Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 30 ел эчендә, район халкы өчен үзенең әһәмиятен раслап, гади булмаган үзгәрешләр юлын узды.

Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеге турындагы сорауларга аның директоры Иван Маклаков җавап бирде.

– Сезгә күп кеше мөрәҗәгать итәме?

– Соңгы биш елда гына да эш эзләү максатыннан безгә 3156 кеше мөрәҗәгать итте. Алар арасыннан 1703 кешене эшкә урнаштырдык, ә эш бирүчеләрдән 5194 вакансия алынды.

– Эшсезләргә кирәкле күнекмәләр алырга ярдәм итәсезме?

– Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарны һөнәри укыту актив алып барыла. Венера Стоянова җитәкчелегендә бу юнәлеш актив эшли һәм үсә. Һөнәри белем бирү – эшсезләргә лаеклы эш табу өчен яхшы мөмкинлек. Хәзерге вакытта инде унбиш кеше укыды, ә быел утыз дүрт кеше белем алырга тиеш.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган эшсез гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм күрсәтү һәм социаль адаптация буенча хезмәт күрсәтү эше алып барыла. Моның өчен шулай ук Стоянова Венера җавап бирә, ул һөнәр сайлауда һәм хезмәт базарында яраклашуда профессиональ ярдәм итә.

– Җәй көне сездә мәктәп укучылары өчен акча эшләү мөмкинлеге бармы?

– Әйе, без җәйге каникуллар чорында һәм алар укудан бушаган вакытларда балигъ булмаган гражданнар һәм эшсез гражданнар өчен вакытлыча эш урыннары оештырабыз. Алар торак пунктны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр һәм 2250 сум күләмендә матди ярдәм алалар.

– Вакансияләр ярминкәләре үткәрәсезме?

– Әйе, үткәрәбез. Быел без бер тапкыр оештырдык инде, тагын дүртне планлаштырабыз. Безнең тәҗрибә буенча, вакансияләр ярминкәсе гражданнарга – үзләренә туры килә торган эш эзләүдә, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләрне сайлауда ярдәм итүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора. Аларда шәхси эшмәкәрләр дә, эре эш бирүчеләр дә катнаша.

– Сез үз эшләрен ачарга теләгән инициативалы гражданнарга ярдәм итәсезме?

– Әлбәттә, ел саен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарга үз эшләрен оештыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтә, өстәвенә, бу акча кире кайтарылмый. Үз эшен оештырырга теләк белдергән дүрт кешегә финанс ярдәме бүлеп бирелде, 2021 елда шул кадәр үк кешегә финанс ярдәме күрсәтү планлаштырыла.

– Коронавирус йогышы сезнең эшкә төзәтмәләр керттеме?

– Минемчә, коронавирус кагылмаган өлкә юк. Безнең эштә дә үзгәрешләр барлыкка килде – trudvsem.ru сайты аша дистанцион эш алып барыла, анда без гаризалар кабул итәбез һәм эшсезләрне координациялибез. Шулай ук @cznaksubaevo Instagram битен дә актив алып барабыз, анда мөһим мәгълүматлар һәм актуаль вакансияләр урнаштырабыз.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкә урнашуга кагылышлы барлык мәсьәләләрне нигезле хәл итә белүче, махсус белемгә ия чын профессионаллар эшли. Алар – үз өлкәсендә эшләүче белгечләр Наталья Никонова, Лиана Мельникова, Венера Стоянова, Юлия Барсукова, баш хисапчы Диана Соломонова һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үсешенә һәм эшсезлеккә каршы көрәшкә бөтен көчен салган директор Иван Маклаков.

Сезне бәйрәмегез белән котлап, һөнәри уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны һәм, әлбәттә, сәламәт һәм бәхетле булып калуыгызны телибез! Бәйрәм белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев