Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

30 августта бәйрәм чараларына тән температурасын үлчәп кенә кертәчәкләр

«Кеше саны буенча чикләүләр барыбер булачак», — диде Любовь Авдонина.

30 августта Татарстанда Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары планлаштырыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, Covid-19 авыруы таралу сәбәпле, бәйрәмне уздыру форматы турында сөйләде.

Авдонина чарага тән температурасын үлчәгәннән соң гына керергә мөмкин булачагын әйтте. Аның нинди форматта булачагы бәйрәм датасына якынрак билгеле булачак.

«30 августка кадәр вакыт бар әле. Бүген без күрсәткечләрне нигезләү һәм чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчү мәсьәләсен карыйбыз. Бәлки, профилактика чараларын үтәп, билгеле бер форматта массакүләм чараларны үткәрү рөхсәт ителер. Кеше саны буенча чикләүләр барыбер булачак», — диде Авдонина.

Авдонина профилактика чараларының язылачагын һәм аларны үтәү контрольдә булачагын өстәп әйтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото Салават Камалетдинов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X