Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«26 ел эшләү дәверендә – бу минем өчен иң авыр чор»

Аксубай район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Марина Ихтонова – көн саен үз гомерен куркыныч астына куючылар арасында.

Марина Ихтонова – бүген, барлык медицина хезмәткәрләре кебек үк, ул да коронавирус пандемиясе белән көрәштә алгы сызыкта.

Килеп туган хәлдә көн саен гомереңне куркыныч астына куеп эшләү – ул бүгенге көн чынбарлыгы.

– Йогышлы авырулар белән эшләү стажым 26 ел, ә бүгенге көн вәзгыяте – бу минем эшемдә иң кыен чордыр, мөгаен. Көн саен без яңа коронавирус йогышын ачыклауга уртача 8-10, кайчагында 12-15 контроль анализ алабыз, – ди Марина Анатольевна. – Әлбәттә инде, барлык саклык чараларын үтәп, чумага каршы костюмнардан һәм битлекләрдән.

Район үзәк хастаханәсе штатында йогышлы авырулар табибы юк, әмма, хастаханәнең баш шәфкать туташы Марина Власова сүзләренә караганда, Марина Анатольевна район үзәк хастаханәсендә йогышлы авырулар белән эшләүче бердәнбер шәфкать туташы буларак, әлеге өлештәге бөтен эшне дә уңышлы башкара. Ул район үзәк хастаханәсенә 14 ел Кәкре Күл участок хастаханәсендә эшләп килә. Йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы эше белән беррәттән, ул онкоавырулар белән эшне дә уңышлы алып бара.

– Марина Анатольевна – үз эшенең остасы гына түгел, без аңа киңәш сорап кына бармыйбыз, ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, хезмәт сөючән шәхес тә, – дип характерлыйлар Марина Ихтонованы хастаханә коллективында.

Медицина хезмәткәрләре, Гиппократ антына тугры калып, авыруларга ярдәм кулы сузалар. Ә эш көне төгәлләнгәннән соң, куркыныч һәм җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, үз гаиләләренә кайтып, анда башка – әни, әти, хатын, ир ролен башкаралар.

Аларга моңа кадәр беркайчан да күрелмәгән ярдәм кирәк – беренче чиратта әхлаки ярдәм. Сәламәтлек, барыннан да элек, сезгә, медицина хезмәткәрләре һәм сезнең гаиләләрегезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев