Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

21 яшькә кадәр алкоголь сатуны тыю законын күпчелек ведомстволар хуплаган

Күпчелек федераль ведомстволар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 21 яшькә кадәр алкоголь сатуны тыю турындагы закон проектын хуплаган. Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай әлеге законның 2019 елда ук каралырга мөмкин булуын белдерде.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Закон проекты белән барлык федераль органнар да диярлек килеште. Алар арасында Икътисади үсеш министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да бар. Шуңа күрә федераль органнарның карашы күпчелек очракта уңай”, - диде ул.

Башкалары кебек үк, бу инициатива буенча да җәмәгатьчелек белән җентекле фикер алышу узды, диде Олег Салагай. Иҗтимагый палатада һәм төбәкләрдә тыңлаулар уздырылган, ә кайбер субъектлар Сәламәтлек саклау министрлыгына хуплау хатлары да юллаган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X