Аксубаево
  • Рус Тат
  • 2032 елгы Олимпия уеннары Австралиянең Брисбен шәһәрендә узачак

    Бүген Токиода Халыкара Олимпия комитеты сессиясе барышында 2032 елгы уеннар башкаласы өчен тавыш бирү узды.

    Австралиянең Брисбен шәһәре 2032 елда 35нче Җәйге Олимпия уеннарын кабул итәчәк. Бу хакта Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Бүген Токиода Халыкара Олимпия комитеты сессиясе барышында 2032 елгы уеннар башкаласы өчен тавыш бирү узды. Брисбенның 2032 елгы Олимпия уеннары үткәрү хокукы өчен көрәштә көндәшләре Доха (Катар), Будапешт (Венгрия), Рейн-Рур (Германия) регионы, шулай ук Чэнду һәм Чунцин (Кытай) булды.

    Элегрәк Австралия җәйге Олимпия уеннарын - 1956 елда Мельбурнда һәм 2000 елда Сиднейда (2000) кабул иткән иде инде

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: