Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

2024 елга югары уку йортларында бюджет урыннары кимергә мөмкин

Укырга кергән вакытта конкурс бер урынга 1,9 кеше тәшкил итәчәк.

2024 елга Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары 24 процентка кимергә мөмкин. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Федераль Җыенга биргән докладына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Хәзерге вакытта Россия югары уку йортларында 518,4 мең бюджет урыны бар. Әмма биш елдан соң аларның саны 432,4 меңгә кимиячәк. Шулай ук абитуриентлар саны 15 процентка артыр дип көтелә. Бу укырга кергән вакытта бер урынга конкурсны 1,9 кешегә кадәр арттырачак. Хәзерге вакытта бер урынга 1,4 кеше туры килә.

Басма мәгълүматлары буенча, фаразлаган үзгәрешләрнең сәбәбе аталмый.

Бюджет урыннары кимү беренче чиратта төбәк югары уку йортларына кагылачак, дип аңлаткан Бөтенроссия мәгариф фонды президенты Сергей Комков. Бу төбәкләрдә бюджет акчасы җитмәү аркасында барлыкка килә. Әмма перспективалы яшьләр зуррак шәһәрләргә китә ала, дип саный Сергей Комков.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев