Аксубаево
  • Рус Тат
  • 2024 елда ана капиталының якынча күләме турында билгеле булды

    Федераль бюджет кысаларында ана капиталының күләме индексацияләнәчәк.

    Россиянең Вице-премьеры Татьяна  Голикова 2024 елда ана капиталының күләме күпме буласын әйтте.

    «Беренче баланы тапкан өчен бирелә торган ана капиталы 2024 елда 544 301 сум күләмендә, ә икенче балага 719 274 сум күләмендә булачак», — дип яза РИА Новости Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән.

    «Федераль бюджет кысаларында ана капиталының күләме индексацияләнәчәк: 2022 елда беренче баланы тапкан яки уллыкка алган өчен ул 503 237 сум, 2024 елда, бүген без фикер алыша торган фаразлардан чыгып, 544 301 сумны тәшкил итәчәк», — диде Голикова Россиянең өч яклы комиссиясе утырышында.

    Ул икенче яки аннан соңгы балалар туган очракта ана капиталының күләме 2011 елда — 665 009 сум, 2024 елда 719 274 сум буласын ачыклады.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: