2023 елдан Россиядә торак-коммуналь хуҗалык яңартыла
2023 елда Россиядә торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту буенча дәүләт программасы старт ала.
«Финанслауның 90 проценты челтәрләрне яңартуга юнәлдереләчәк, бүгенгә Россия буенча аларның 60 проценты тузган», - диде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада төзелеш тармагын үстерү турындагы матбугат конференциясендә.
Ил буенча программага инвестицияләр елына 150 млрд сумга якын тәшкил итәчәк, дип өстәде ул.
«Бу бик җитди ярдәм - елына 150 млрд сум, 5 елга бу 750 млрд сум була. Төзелешкә беркайчан да мондый инвестицияләр булмады», - диде Айзатуллин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев