Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

2021 елның өч аенда Россиядә 108 бала янгында һәлак булган

Аларның күбесе торак йортларда чыккан янгыннарда якты дөнья белән хушлашкан.

Быелның беренче кварталында Россиядә 108 бала янгында һәлак булган, аларның күбесе торак йортларда чыккан янгыннарда якты дөнья белән хушлашкан.

ТР буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин шул хакта хәбәр итте.

«Әгәр янгыннарга бәйле вазгыятькә анализ ясасак, беренче кварталда Россия территориясендә 108 балигъ булмаган баланың гомере өзелгән. Балаларның күбесе (107) торак йортларда чыккан янгында һәлак булган», - диде Трущин.

Соңгы биш елда Россиядә янгыннарда 1 мең 981 балигъ булмаган бала якты дөнья белән хушлашкан. Шул ук вакытта, Идел буе федераль округы территориясендә 376 баланың (быелның өч аенда - 28) гомере өзелгән.

Татарстанга килсәк, 2021 елның беренче өч аенда республикада ике бала янгында һәлак булган. Соңгы биш елда Татарстанның 25 муниципаль берәмлегендә янгында балалар үлеменә бәйле очраклар теркәлгән, дип искәртте спикер.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев