Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

2021 елда электр энергиясенә бәяләр 5 процентка артачак

Киләсе елның июленнән газга бәяләр - 3 процентка, тимер юл бәясе 3,7 процентка артачак.

Киләсе елда Россиядә электр энергиясенә бәяләр 5 процентка, газга 3 процентка артачак. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Моннан тыш, ведомствода хәбәр итүләренчә, пассажирлар өчен тимер юл хезмәте дә 3,7 процентка кыйммәтләнә. Документны Россия Министрлар Кабинеты утырышында хупладылар.

2021 елга һәм 2023 план чорына Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары буенча сәнәгать оешмалары өчен тарифлар ел саен 3 процентка артачак.

«Электр челтәре комплексында үзара субсидияләү күләмен киметү максатларында халыкка электр энергиясен тапшыруга тарифлар индексациясе күләме Россия буенча уртача 5 процент дәрәҗәсендә сакланачак. Халык өчен электр энергиясе тарифлары да шундый ук темплар белән үсәчәк», диелгән ведомство хәбәрендә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X