Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

2020 елда Татарстан «Мәдәният» проекты буенча 170 миллион сумнан артык акча алачак

Акча мәдәният йортлары, театрлар һәм китапханәләрне яңартуга тотылачак.

2020 елда Татарстан театрлары, мәдәният йортлары һәм китапханәләр 170 миллион сумнан артык акча алачак. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча субсидияләр турындагы боерыкны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

Документ нигезендә, 2020 елда һәм 2021-2022 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджетына мәдәният тармагына ярдәм күрсәтү өчен 131,5 миллион сум акча күчереләчәк. Шушы ук чорда яшь тамашачылар һәм курчак театрларын яңартуга 22 миллион сум юнәлдереләчәк.

Татарстанга тагын 20 миллион сум акчаны модельле китапханәләр төзү өчен бүлеп бирергә ниятлиләр. Сүз уңаеннан, элегрәк мондый китапханәләр Боларда һәм Биектау районында ачылган иде.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Татарстан барлыгы 1,6 миллиард сумга якын акча алачак. Бу Россия төбәкләре арасында иң зур сумманың берсе.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X