Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

2020 елда күп эшләр башкарылган, эшлиселәре дә байтак әле

Яңа Аксубай авыл җирлегендә 2020 елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Хисап утырышы Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Илшат Заһидуллин, «Аксубай» агрофирмасы директоры Әсхат Габдуллин һәм авыл җирлеге халкы катнашында узды.

Яңа Аксубай авыл җирлеге территориясе составына 5 торак пункт керә. Җирлек территорияендә 1077 кеше яши. Хисап елында җирлек территориясендә 9 бала туган, 25 кеше вафат булган. Кызганычка каршы, эшкә яраклы халыкның күбесе авыл җирлегеннән читтә эшли.

Җирлек территориясендә 5 шәхси кибет эшли, алар халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерә.

Яңа Аксубай башлангыч мәктәбендә - 4, Киса башлангыч мәктәбендә 9 укучы белем ала.

2020 елга җирлек бюджеты 5 878 900 сум тәшкил иткән, үз керем 111,6 процентка үтәлгән. Салымнар буенча бурычларны барысы да вакытында түләмәсә дә, халык җирлек проблемаларын хәл итүдә сизелерлек ярдәм күрсәтә.

Җирлек территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 253 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 70 савым сыеры, 155 дуңгыз, 475 кәҗә һәм сарык, 11 ат. 2020 елда шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар дәүләттән субсидияләр алган.

– Без КФХ, гаилә фермалары, үз эшен ачарга теләүчеләргә – кирәкле документлар җыюдан алып, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча максатчан чаралар алганчы, ярдәм итәргә әзер. Бу – өстәмә эш урыннары, салымнар, барысы да авыл һәм эшмәкәр файдасына, – дип мөрәҗәгать итте авыл халкына җирлек башлыгы Алексей Макаров

Зиратларны чистарту, кышын юлларны кардан чистарту буенча традицион өмәләр – барысы да вакытында башкарыла. Җирлек башлыгы, авылны төзекләндерү – ул финанс чыгымнары гына түгел, монда кеше факторы да зур роль уйный, кеше хезмәтенә хөрмәт белән карарга кирәк, дип билгеләп үтте.

Халыктан җыелган һәм республикадан финансланган үзара салым акчасы юл эшләрен башкаруга, урамнарны тигезләүгә, вак таш, насос, Киса, Яңа Аксубай, Федоровка авылларын яктырту өчен фонарьлар сатып алуга һәм урнаштыруга, суүткәргеч челтәрләрен ремонтлауга, юлларны кышын карап тотуга тотылган.

2021 елда үзара салым акчасына Азат авылы урамнарын яктыртуга, Федоровка авылында юл салуга һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискын төзүгә тотарга дигән карар кабул ителде. Кече Аксубайда урам лампаларын светодиодлы яктырткычларга алыштыру эше дәвам итә. Шулай ук агымдагы елда каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар сатып алу һәм урнаштыру, су челтәрләрен ремонтлау мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.

Төзекләндерү планында иң мөһим бурычларның берсе – каты көнкүреш калдыкларын чыгару. Җирлектә яшәүче кайбер кешеләрнең чүп чыгару хезмәте өчен 156 000 сум күләмендә бурычлары бар, алар түләүдән баш тартуны төбәк операторы тарафыннан чүп чыгаруга килешү булмау белән аңлата. Халык тарафыннан шулай ук пайчылар җиреннән игелгән ашлыкның сыйфатына кагылышлы һәм Азат авылында аерым ФАП төзү мөмкинлеге булмау турындагы мәсьәләләр күтәрелде.

2021 елда үзара салым акчасын тулысынча үзләштерү, авылны төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту буенча актив эшне дәвам итү, җирлек территориясендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләрен гамәлгә ашыру ниятләнә.

Халык җыены күңелле нотада тәмамланды – авыл җирлеге башлыгы район башлыгы Камил Гилмановка административ бинаны капиталь ремонтлау программасына кертүләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук авыл җирлегенә төрле чараларда һәм эшләрдә иганәче ярдәме күрсәткән эшмәкәрләр Людмила Ярмушкина, Ринат Айзатуллин, Александр Мишин, Юрий Харитонов адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев