Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

2020 елда Казан Кремлендә туристлар саны ике тапкырга кимегән

Коронавирус чикләүләре аркасында туристларның гадәтләре үзгәрде - сәфәрләр индивидуальрәк була башлады.

2020 елның сигез аенда Казан Кремлендә 1 млн 218 мең турист булып китте, бу 2019 ел күрсәткеченнән ике тапкыр кимрәк. Бу хакта Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, коронавирус чикләүләре фонында быел туристларның 6-7 проценты гына чит ил кунакларына туры килә. 2019 елда музей-тыюлыкта 2 млн 800 мең кеше булды.

Пандемия шулай ук туризм формаларына да төзәтмәләр кертте — алар индивидуальрәк була башлады.

«Кунаклар инде зур төркемнәр белән сәяхәт итәргә теләми, гаиләсе яки зур булмаган компания белән йөрүне өстен күрә», — ди Санниковка.

Аның сүзләренчә, сезонның тренды булып экотуризм тора: экомаршрутлар, урман походлары һәм башка ял төрләре популярлаша бара.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X