Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

2020 елда дәүләт имтиханнарын тапшыру расписаниесе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт 2020 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы расписаниесен бастырды.

2020 елда БДИ традицион рәвештә өч этапта уза: вакытыннан алдан (20 марттан 13 апрельгә кадәр), төп (25 майдан 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә (7 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр).

Узган еллар мәгълүматлары буенча, вакытыннан алдан һәм төп чорның резерв срокларында БДИны – узган еллар чыгарылыш укучылары, ә агымдагы ел чыгарылыш укучылары төп чорда тапшыра. Аерым уку фәннәре буенча имтиханнарны үткәрү сроклары туры килгән чыгарылыш укучылары да аларны резерв срокларда тапшыра ала. Рус теле һәм математика буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр алган, яисә резерв көнендә әлеге фәннәрнең берсеннән кабаттан канәгатьләнерлек нәтиҗә алмаган чыгарылыш укучылары рус теле яки база дәрәҗәсендәге математикадан БДИда өстәмә (сентябрь) чорда катнаша алалар.

9 сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен дә дәүләт имтиханнарын (ТДИ) тапшыру шулай ук өч этапа уза: вакытыннан алдан (21 апрельдән 16 майга кадәр), төп (22 майдан 30 июньгә кадәр) һәм өстәмә ( 7 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр).

БДИ-11дә катнашуга гаризалар – 2020 елның 1 февраленә кадәр, ГИА-9да катнашуга 2020 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

 

Фото: архив ИА ТАТАР-ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев