2020 елда БДИ Covid-19 аркасында гамәлдән чыгарылмаячак
Россиядә имтиханнар 8 июньдә башлана.
2020 елда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) Covid-19 коронавирусы аркасында гамәлдән чыгарылмаячак. Бу хакта брифингта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бердәм дәүләт имтиханы гамәлдән чыгарылмаячак. Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт белән берлектә, бердәм дәүләт имтиханын үткәрү расписаниесенең яңа проекты әзерләнде, аның нигезендә беренче имтихан 8 июньдә башлана», — диде Кравцов.
Аның сүзләренчә, ведомство унберенче сыйныф укучылары өчен уку елын 8 июньгә кадәр озайту мәсьәләсен карый.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев