Аксубаево
  • Рус Тат
  • 2020 елда баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә?

    Август – балалары мәктәпкә бара торган ата-аналар өчен кызу вакыт.

    Чөнки яңа уку елына барлык кирәкле әйберләрне әзерләргә кирәк: форма, аяк киеме, әсбаплар, канцелярия товарлары һәм башкалар. Кибетләрдә мәктәп товарлары сатуга чыкты һәм алар сатып алучыларны төрлечә җәлеп итә.

    Без район үзәге кибетләре буйлап узарга һәм мәктәп товарлары сатучыларга берничә сорау бирергә булдык.

    Әти-әниләр, гадәттә, нинди товарларга өстенлек бирә?

    Сатучылар билгеләп үткәнчә, яңа уку елы башланыр алдыннан гадәттә берничә категория әйберләр сатып алына: кием-салым, аяк киеме, физкультура белән шөгыльләнү өчен форма, букча, канцелярия товарлары, гаджетлар.

    Өлкән сыйныф укучыларына караганда, беренче сыйныфка баручы баланы мәктәпкә җыю кыйммәтрәккә төшүен ачыклаганнар. Чөнки ата-аналарга баланың өйдә эш  урынын булдырырга, телефон сатып алырга туры киләчәк.

    Мәктәп формасын ничек сайларга һәм ул күпме торачак?

    –Барысы да мәктәп кагыйдәләренә бәйле – мәктәп формасы бер фасонда яки билгеле бер төстә була, һәр мәктәп өчен алар үзенчә булырга мөмкин. Кием комплектын сайлаганда, яхшы сыйфатлысына, табигый тукымалардан җитештерелгәненә өстенлек бирегез, чөнки синтетика тиз пычрана, җылылык алмашы һәм һава үткәрүчәнлеге дә начар, – дип киңәш итте сатучы.

    Кызлар өчен комплектка түбәндәге киемнәр керә: пиджак ( 800 сумнан 1000 сумга кадәр), күлмәк яисә сарафан ( 1500-1800 сум тирәсе), итәк (600 -1000 сум), чалбар (800-1000 сум), жилет яисә кардиган (900 сумнан 1200 сумга кадәр), озын һәм кыска җиңле кофта (450 сумнан 700 сумга кадәр), салкын вакытта кию өчен водолазка (450-600 сум), түфли (800-1500 сум) һәм алмаш аяк киеме (450-700 сум). Кызлар өчен мәктәп формасы уртача 9 000-13 000 сумга төшәчәк.

    Ә малайлар өчен: костюм яки пиджак, чалбар һәм жилет (1200-2000 сум тирәсе), алмашка чалбар (600-1100 сум), озын һәм кыска җиңле күлмәк (икесе 600 сум), бәйрәмнәр өчен ак күлмәк (600 сумнан 1000 сумга кадәр), водолазка (450-600 сум), свитер яисә жакет (900-1200 сум тирәсе), түфли (800-1500 сум) һәм алмаш аяк киеме (450-700 сум). Малайлар өчен мәктәп формасы уртача 8 000 сумнан 10 000 сумга төшә.

    Аксубай кибетләрендә спорт формасын сайлау мөмкинлеге бармы?

    Әлбәттә, бар. Спорт костюмы һәм кроссовкины кыйммәт булмаган сериядән сатып алыгыз, чөнки балалар бу яшьтә бик тиз үсә яки югалтырга мөмкин. Физкультура дәресләрендә балалар күп хәрәкәтләнә, шуңа күрә укытучылар спорт костюмының тулы комплектын түгел, ә чалбар белән футболка гына сатып алырга киңәш итәләр. Мәктәптә балалар ак табанлы алмаш аяк киемендә йөрергә тиеш, уңайлы алмаш аяк киеме һәм аның өчен капчык сатып алыгыз.

    Игътибарга алыгыз:

    Баланы мәктәпкә алып килгәндә, инициалларны чигеп киемгә тамга куярга һәм, әлбәттә, аның белән баланы да таныштырырга онытмагыз. Бу сезгә һәм балагызга мәктәптә югалган әйберләрне тизрәк табарга булышачак.

    Әгәр кием-салым һәм аяк киеме бәяләре төрле кибетләрдә төрлечә булса, канцелярия товарларына бәяләр бертөсле диярлек. Канцелярия товарлары исемлеге гадәти: дәфтәрләр, тышлыклар, шарлы ручкалар, гади карандашлар, карандаш очлагыч, линейка, ластик, пенал, кайчы, төсле кәгазь һәм картон, җилем-карандаш, пластилин, альбом, акварель буяулар, пумалалар җыелмасы, фломастерлар, төсле карандашлар. Канцелярия товарлары җыелмасына якынча 2 500 сум акча китәчәк.

    Канцелярия товарлары һәм букчалар сатып алырга барганда баланы да үзегез белән алыгыз. Бу процедура булачак укучыны укуга көйләү һәм үз-үзен бәяләүне арттырачак.

    Иң мөһим сатып алу – ул мәктәп букчасы. Менә анда акчаны янга калдырырга ярамый, чөнки ул баланың умыртка баганасына йогынты ясый. Мәктәп кирәк-яраклары бюджетында ул зур өлеш алып тора — 3000 сум тирәсе. Аркада йөртергә ярамый торган букчалар сатып алмагыз.

    Педиатрлар кече сыйныф укучыларына ортопедик аркалы букчалар сатып алырга киңәш итә. Букча баланың аркасына ныклап утырырга, җилкә сызыгыннан чыкмаска һәм бил тигезлегеннән асылынып төшмәскә тиеш.

    Беренче сентябрьдә үзегезнең дә, баланың да кәефе күтәренке булсын, укытучыга бүләк итәр өчен чәчәк бәйләме алырга онытмагыз.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: