2019 елгы язгы чакырылыш башланды
1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш старт алды.
Чакырылыш кампаниясе 106 көн дәвам итәчәк һәм 15 нче июльдә тәмамланачак. Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, бу чорда РФ Кораллы Көчләре 135 мең кешегә тулыландырылачак (узган елның көзендә 132,5 мең граждан хәрби хезмәткә чакырылган иде).
Аксубай районында 8 нче апрельдән хәрби хезмәткә чакырылучыларга медицина тикшерүе үткәрү башланачак. Ул 11 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу чорда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны район үзәк хастаханәсендә республика белгечләре кабул итәчәк. Шулай ук 8 апрельдә район чакырылыш комиссиясе дә эшли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев