Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

20 ел мөхтәсибәтне җитәкли

21 ел элек Аксубай районында мөхтәсибәт оештырыла. Һәм ике дистә ел әлеге мөселман дин оешмасын 2015 елда Кама аръягының Көньяк төбәге казые итеп билгеләнгән алыштыргысыз Равил хәзрәт Зөфәров җитәкли.

Күптән түгел аңа 45 яшь тулды. Безнең күп милләтле районда дин лидерын бөтен милләтләр вәкилләре дә хөрмәт итә – аралашуда ачыклык һәм аңлаешлылык, аның изге эшләре һәм мөхтәсибәт башкарган зур эшләр өчен.

Районда 29 дини мөселман оешмалары эшләп килә. Бүгенгесе көнгә алар барысы да тиешле тәртиптә теркәлгән, ә бит 20 ел элек бер мәчетнең дә документлары да, рәсмиләштерелгән җир участоклары да булмаган. Һәр мәчеттә махсус белем алган яки махсус әзерлек курсларын узган имам хатыйб эшли. 20 ел эчендә районда 5 мәчет һәм 3 мәдрәсә бинасы төзелгән, Яңа Үзи, Иске Татар Адәмсуы, Иске Ибрай авылларында тарихи мәчетләр реставрацияләнгән. Бөтен мәчетләргә бүгенгесе көндә капиталь ремонт ясалган. Үзәк мәчет тә үзгәрешләр кичергән. Монда зур эшләр башкарылган – территорияне төзекләндерүдән алып, котельня, тәһарәт алу бүлмәләрен төзүгә, уку сыйныфларын, конференц-залны, хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләрен җиһазландыруга кадәр. Мәчеттә экраннар урнаштырылган – Мәккә шәһәрендә, Татарстанның төп мәчетендә гыйбадәт кылудан туры трансляция һәм мәчетнең үзендә бәйрәм гыйбадәтләрен уздыру өчен. Дәресләр өчен аерым проекторлар да урнаштырылган. Якын арада монда түләүсез вайфай урнаштыру планлаштырылган. 

Бүген дин оешмалары – гыйбадәт кылу, бәйрәмнәр уздыру урыннары гына түгел. Монда бөтен юнәлешләр буенча да актив эш алып барыла.
Имамнарның төп эше – гыйбадәтләр, исем кушулар, никахлар, соңгы юлга озатулар үткәрү, вәгазьләр   сөйләү булса да, хәзерге заман мөселман дин оешмасы вакыт белән бергә бара, һәм хәтта аны уза да.

– Районның һәр мәчете каршында якшәмбе мәктәпләре эшләп килә, анда балаларга, яшьләргә, өлкәннәргә дин нигезләрен өйрәтәләр. Мөхтәсибәт советы булдырылган, анда аксакаллар шурасы, спорт, юридик, пропаганда бүлекләре керә, – дип бүлеште Равил хәзрәт. – барысына да эшләре өчен Рәхмәт белдерәсем килә. Мин бу вазифага килгәндә, бәлки, күпне аңлап җиткермәгәнмендер, әмма миңа әтиләр һәм бабайлар кебек булган аксакаллар ярдәм итә, киңәшләрен бирә, һәм шуңа күрә күп эшләр башкарыла. Бездә еш кына утырышлар, киңәшмәләр үткәрелә, без үзара киңәшләшәбез һәм күп кенә мәсьәләләрне бергәләп чишәбез. Балаларны һәм яшьләрне дин нигезләренә өйрәтүдә 20 ел дәвамында үзләре мәчеттә өйрәнгән, яки элеккеге укытучылар ярдәм итә.

Равил хәзрәт билгеләвенчә, халыкның күзаллавы алмашына. Көн саен намаз укырга мәчеткә 5 тапкыр килүче кешеләр бар, төш вакытында көн саен – 30га кадәр, җомга көннәрендә 100дән артык кеше җыела. Гыйбадәтләргә гаиләләре белән киләләр һәм килүчеләр арасында яшьләр дә күп. Якшәмбе көнне мәчет балалар белән тула – алар өчен монда күпсанлы гыйбрәтле һәм танып белү чаралары, бәйрәмнәр үткәрелә. Мәчетләр арасында яшьләр арасында волейбол ярышлары оештырыла.

Аксубай мөхтәсибәте республикада иң яхшыларның берсе санала, чөнки безнең имам мөхтәсиб Равил хәзрәт Зөфәров юкка гына казый итеп сайланмаган, аның ведомствосында бүген Кама аръягының җиде районының мөселман оешмалары эшен оештыру һәм контрольләү. Безнең район ТР МДН линиясе буенча билгеләнешкә ия мөселман бәйрәмнәре һәм чаралары үткәрү мәйданы булып тора. 2016 елда Аксубайда ТР МДН җитәкчелеге һәм Татарстан имамнары катнашында республика Мәүлид бәйрәме узды. Үткән елны безнең районда беренче тапкыр зональ балалар Сабан туе үткәрелде, ул быел да уздырылачак һәм матур гадәткә әвереләчәк. Изге Рамазан аенда күптән түгел район Ифтары узды, аны мәхәллә кешеләре белән бергә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды.

– Күп эшләр башкарылган, планда тагын да күбрәк. Аллаһы Тәгалә, мөхтәсибәт советы һәм мәхәллә кешеләре ярдәме белән без бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгарга тырышачакбыз, – дип йомгак ясады Равил хәзрәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев