Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

1949 елда басылган Аксубай газетасы: сәясәт тә, тәнкыйть тә, өмет тә

Быел Аксубай район газетасының беренче саны басылып чыкканга 90 ел тула.

Бу 1930 елның 30 октябрендә була.

Ул «Колхоз гәзите» исеме астында чыккан. Кызганыч, бу саннар сакланмаган. Аксубай үзәк китапханәсендә безгә 1949 елдан башлап район газетасы саннарын тәкъдим иттеләр. Бу – чын тарихи ядкарь. Ул районның ул ерак елларда ничек яшәве, сугыштан соңгы җәмгыятьтә нинди тенденцияләр булуы, кырыгынчы еллар ахырында аксубайлыларның кәефе нинди булуы турында сөйли.

1949 елда безнең коллегаларыбыз, җитди сәяси темалардан алып, авыл тормышыннан кыска яңалыкларга кадәр, төрле темаларны, жанрларны яктыртканнар. Газета материаллары заман рухы белән сугарылган, теге яки бу уңайдан конкрет затлар адресына тәнкыйть сүзләре дә шактый. Авторларның мәкаләләрендә бәхетле тормышка өмет, алга таба яхшырак булыр дип көтү сизелә.

2020 ел биеклегеннән караганда, мәкаләләренең кайберләре беркатлы булып тоела, бүгенге укучыда елмаю уята. Ничек кенә булмасын, журналистлар, җәмгыятьнең, районның, үз чорының менталитетыннан чыгып, ничек яшәве, үсеш алуы турында язганнар. Сезнең игътибарга 1949 елгы кайбер басмаларны тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев